Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары Илдус Гыйләҗев белән очраштылар

8 апрель көнне 5 нче гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды. Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре! Икмәк! Ару-талуны белмичә җан тирен агызып эшләү нәтиҗәсендә туган...

8 апрель көнне 5 нче гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбендә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды.

Ипи, икмәк, ипекәй! Бу сүзләрдә күпме көч, мәхәббәт, горурлык, шатлык һәм бәхет хисләре! Икмәк! Ару-талуны белмичә җан тирен агызып эшләү нәтиҗәсендә туган хезмәт җимеше ул. Җиргә иң якын торган шагыйрь буларак Илдус Гыйләҗев бик күп шигырьләрендә игенче хезмәтен зурлый, ипекәйгә мәдхия җырлый.

Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең икмәккә, игенче һөнәренә, туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар. Илдус абый үзе дә балаларга берничә иҗат җимешен бүләк итте. Бәйрәм җыр, бию белән үрелеп барды. Кичә һәркемнең күңелендә якты, җылы хисләр калдырды.

Эльвира Сәхбеева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 5 нче урта мәктәбе укучылары Илдус Гыйләҗев белән очраштылар