Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакай-2” почта бүлекчәсе ремонтка ябыла

Хөрмәтле клиентлар! Ремонт эшләре башлану сәбәпле, Ленин урамы, 40 нчы йорттагы "Азнакай-2" почта элемтәсе бүлеге клиентларын вакытлыча кабул итмәячәк. Хезмәт күрсәтү Пушкин урамы, 6 адресы буенча урнашкан почтамтта башкарылачак. Эш режимы гадәти көннәрдә сәгать 8.00дән 20.00гә, шимбәдә 9.00дан 18.00гә тикле. Төшке ял - 13.00тән 14.00кә кадәр. Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне Солтангалиев...

Хөрмәтле клиентлар!
Ремонт эшләре башлану сәбәпле, Ленин урамы, 40 нчы йорттагы "Азнакай-2" почта элемтәсе бүлеге клиентларын вакытлыча кабул итмәячәк.
Хезмәт күрсәтү Пушкин урамы, 6 адресы буенча урнашкан почтамтта башкарылачак. Эш режимы гадәти көннәрдә сәгать 8.00дән 20.00гә, шимбәдә 9.00дан 18.00гә тикле. Төшке ял - 13.00тән 14.00кә кадәр.
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне Солтангалиев урамындагы 33нче йортта урнашкан "Азнакай-1" элемтә бүлегендә дә башкарырга була. Ул гадәти көннәрдә сәгать 8.00дән 18.00гә, шимбә көнне 8.00 дән 17.00гә кадәр эшли. Төшке ял вакыты 13.00тән 14.00кә хәтле.
Корреспонденцияләр, вакытлы матбугат, пенсия һәм субсидияләрне өйгә китереп бирү элекке тәртиптә башкарыла.
Элемтә бүлекчәсе телефоны: 8/85592/, 7-01-40.
Абонемент тартмаларына хезмәт күрсәтү буенча сорауларыгызны 7-30-75 телефоныннан Эльвира Шамилевнага бирүегезне сорыйбыз.
Ремонт эшләре якынча 2014 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәр дип фаразлана.
Тудырган кыенлыклар өчен гафу итүегезне сорыйбыз.


Азнакай почтамт ОСП администрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакай2” почта бүлекчәсе ремонтка ябыла