Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ТР Дәүләт Советы Экология комитетының күчмә утырышы үтте

Бүген районыбызның Актүбә бистәсендә ТР Дәүләт Советының Экология, табигый байлыкларны файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы үтте.

 Чара кысаларында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, төрле министрлыклар вәкилләре Актүбә бистәсендә “Татнефть” җәмгыяте тарафыннан әлеге юнәлештә алып барылган эшләр белән таныштылар.
 Актүбә бистәсе – универсаль фәнни-җитештерү полигоны, бүген биредә “Татнефть” ярдәмендә углерод нейтральлеген тәэмин итү өчен алдынгы технологияләр эшләнә, сынала һәм гамәлгә кертелә.
Уңай мохит тудыру – проектның тагын бер үзенчәлекле өлеше. Бүген бистәдә компания күп фатирлы ике йортны реконструкцияли, аларда энергияне саклаучы барлык заманча технологияләр һәм экологик чиста материаллар кулланыла. Төзүчеләр эшне инде көзгә тәмамлауны күздә тоталар.
– Йортларның икесе дә энергияне саклаучы заманча технологияләрне кулланып  тышланды, тәрәзәләр алыштырылды. Автоматлаштырылган җылылык пункты эшли. Бу бинага бирелгән җылылык энергиясенең температурасы урамдагыга бәйле булачак дигән сүз. Тышта җылы булган  саен торбаларга килгән җылылык та түбәнрәк булачак, – ди компаниянең энергия белән тәэмин итү һәм энергия нәтиҗәлелеге бүлеге җитәкчесе Айрат Хафизов.
Экологик тәрбия буенча Актүбә мәктәпләрендә актив эш алып барыла. Кунаклар 2 нче мәктәптә булып, моңа үзләре үк инандылар.
Биредә шулай ук калдыкларны аерым җыю контейнерлары урнаштырылган.
– Укучыларыбыз пластик шешә, кәгазь, батарейкалар җыюда бик теләп катнашалар, иң активларга төрле үсендерү чаралары да каралган, – ди мәктәп директоры Алсу Шумилова.
Депутатларда мәктәп базасында эшләп килүче биолабораторияләр дә зур кызыксыну уятты.
– Бүген Актүбә бистәсендә “Татнефть” җитәкчелеге ярдәме белән бик зур экологик проект тормышка ашырыла, аерым рәхмәтебез, әлбәттә, Наил Мәгановка. Биредә яңа заводлар, сәнәгать объектлары төзелә, йортлар ремонтлана. Бу халык өчен яңа эш урыннары да булдырыла дигән сүз, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең мөрәҗәгатендә.
Кунаклар шулай ук  заманча биотехнология җитештерү комплексларында да булып, аларда алып барылган эшчәнлек белән якыннан таныштылар.  
ТР Дәүләт Советының Экология, табигый байлыкларны файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Азат Хамаев монда күргәннәрдән бик канәгать калуын әйтте.
– Азнакай ягы элек-электән эшчән халкы белән дан тотты. Моңа бүген тагын да инандык. Урамнар яшеллеккә төренгән. Бөтен предприятие дә мондый дәрәҗәдә эш алып барса, без экологик яктан чиста җирдә яшәр идек, ашаган ризыгыбыз да чиста булыр иде. Киләчәгебезнең нинди булуы бүген табигатьне, экологияне ничек саклавыбызга турыдан-туры бәйле, шуны истә тотсак иде, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев