Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнаіайның “Кәримов Ф.Р.” КФХ игенчеләре беренче урынга чыкты

"Кәримов Ф.Р." КФХ игенчеләре районда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Алар гектарыннан уртача 39ар центнер иген уңышы алып, тулаем 71 мең центнер икмәк үстерделәр. Бу уңышларның сере нидә соң? - Иң беренчедән җирне яратырга, кадерләргә кирәк. Ул яшь бала белән бер, мәхәббәт, тәрбия сорый, - ди хуҗалык директоры...

"Кәримов Ф.Р." КФХ игенчеләре районда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыкты. Алар гектарыннан уртача 39ар центнер иген уңышы алып, тулаем 71 мең центнер икмәк үстерделәр.

Бу уңышларның сере нидә соң?
- Иң беренчедән җирне яратырга, кадерләргә кирәк. Ул яшь бала белән бер, мәхәббәт, тәрбия сорый, - ди хуҗалык директоры Фәнүс Кәримов. - Кар эреп бетүен дә көтмичә, ашлама сиптек. Кар суы белән бергә бик яхшы тукландыру чарасы булды ул. Яфрактан тукландыру, коры сугару кебек алымнарның да файдасы нык булды. Яңа, куәтле, югалтуларга юл куймый торган техника, җайланмаларга игътибар бирәбез. Мәсәлән, "Авион" ашлама һәм гербицид сибү агрегаты бик уңайлы, икмәкне таптамый. Кайбер басуларда уңыш гектарыннан 52 шәр центнер чыкты. Ә уңышларыбызның төп нигезе - ул фидакарь хезмәткәрләр. Үстерелгән икмәккә нәкъ менә аларның кара тире тамган.


"Кәримов.Ф.Р." крестьян-фермерлык хуҗалыгы үзен районда гына түгел, республикада да танытырга өлгерде. Биредә хезмәт кешесенә, аның кылган гамәленә ихтирам белән карыйлар һәм зур игътибар бирәләр. "Авыл киләчәге - яшьләр кулында, шуңа күрә яшьләр авылда калсын өчен барысын да эшләргә кирәк!" Россиянең атказанган фермеры Фәнүс Кәримовның девизы әнә шундый. Тырышсаң, кайгыртучан караш булганда авылда шәһәрдәгедән яхшырак яшәргә була. Авылларда яшьләр өчен йорт салырга ярдәм кулы сузыла, алай гына да түгел, процентсыз кредитлар белән өр-яңа машиналарга кадәр алып бирәләр биредә. Җирлек халкы, өлкәннәр дә игътибар үзәгеннән төшеп калмый. Авыллар төзекләнә, яңа сулыш ала. Үз хезмәтенә хөрмәт белән карагач, хезмәткәрләр дә тырыш хезмәт, югары уңыш белән җавап бирә. Үз җирлекләрендә эш булганга сөенеп, туган җирләрендә икмәк үстерү, терлек асрау, авылларын яшәтү өчен бар тырышлыкларын куя алар. 170 ләп хезмәткәрне үз эченә алган хуҗалыктагы алдынгыларның исемнәрен санап кына бетерерлек түгел. Биредә районда гына түгел, республика күләмендә рекорд куючы хезмәткәрләр эшли. Мәсәлән, Рамил Абдуллин "Нива" комбайнында 18 мең центнер ашлык суктырып - республика күләмендә - беренче, ә Данил Абдуллин исә "Нью-Холланд" комбайнында 34 мең центнер ашлык суктырып икенче урынга чыккан. Абдуллиннар династиясен районда белмәгән кеше юк. Хезмәт ветераны, танылган комбайнчы Аманулла Субаевның данлы хезмәтен улы Рамил, оныклары Данил, Данис, Нияз дәвам итә. Илгизләре исә -управляющий. Уңышларда игенче-механизаторлар Закир Хазишин, Мансур Яруллин, Ильяс Заһидуллин, машина йөртүче Илгиз Хөсәенов, склад мөдире Закир Хәсәнов, басуларны биш бармагы кебек белгән тәҗрибәле агроном Баязит ага Гәрәевнең зур өлеше бар.


Туган авыл, туган җиргә булган хөрмәт һәм мәхәббәт фермерлар Фәридә һәм Фәнүс Кәримовларның балаларына да күчкән. Алар да җаны-тәне белән җиргә берегеп үсә. Уллары Ислам быел яшь комбайнчылар арасында барган республика ярышында "Акрос" комбайнында 28 мең центнер ашлык суктырып, беренче урынга чыкты. Аңа Казан аграр университетына укырга керергә юллама тапшырылды. Япь-яшь комбайнчы әнә шулай республика күләмендә азнакайлылар данын күтәрде.


Хуҗалыкта терлекчелеккә дә зур игътибар бирелә. Өч фермага да заманча савым линияләре үткәрелгән. Аның берсе муниципаль район җитәкчелеге ярдәме белән уздырылса, икесен үз чыгымнарына сузганнар. Җылы, чиста фермаларга яшьләр дә эшкә килүдән авырыксынмый.


Бүген хуҗалыкта 1437 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Көнгә бер сыердан 12 литр сөт савып алына. Бу уңышларда сыер савучылар: Зилия Галиуллина, Снежана Федорова, Ольга Штервен, Ольга Минһаҗева, Любовь Мелихова, Галина Мелихова һәм аның кызы Оксана, Римма Мусина, Гүзәл Иксанова, Гөлсылу Халикова, баш мал табибы Рим Сәхәбиев, ферма мөдире Рәмис Аббазов, көтү тулыландыру технигы Илсөя Хөсәенова һәм башкаларның тырыш хезмәте ята.


Хуҗалык үсә, ныгый һәм киңәя. 2013 ел азагында КФХ банкротка чыккан "Чатыртау" җәмгыятен дә үз канаты астына ала. Уразайдан бертуган комбайнчылар Ильяс, Илмас Вафиннар, комбайнчы ярдәмчеләре Марсель Вафин, аның улы Илнар, игенче-механизаторлар Марсель Сәхапов, Әхмәт Зәкуанов, Марат Зәкиев, машина йөртүчеләр Фазыл Хәмитов, Равил Шәяхмәтов, үсемлекчелек буенча директор урынбасары Фирдәвес Дәминов фидакарь хезмәтләре белән уртак калачка үзләреннән зур өлеш керттеләр.


Фермер киләчәккә зур өметләр, өр-яңа планнар белән яши. Зур суммага техникалар алына, ындыр табаклары, фермалар, складлар яңартылып, заманча җиһазлар куела.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнаіайның “Кәримов Ф.Р.” КФХ игенчеләре беренче урынга чыкты