Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азат Харисов: “Язмышыма рәхмәтлемен”

Заманча итеп әйткәндә, шәһәребезнең беренче мэры, аның мактаулы гражданины Азат Харисов исеме азнакайлыларга яхшы таныш. Кечкенә шәһәрчектә бар да халык күз алдында - хезмәт баскычларың да, тормыш юлың да. Ә менә күңел төпкелендәгесе - тирән күл кебек. Хөрмәтле кунагыбыз белән әнә шул күңел дәрьяларын актарып утырабыз. - Азат Гатинович, Сез...

Заманча итеп әйткәндә, шәһәребезнең беренче мэры, аның мактаулы гражданины Азат Харисов исеме азнакайлыларга яхшы таныш. Кечкенә шәһәрчектә бар да халык күз алдында - хезмәт баскычларың да, тормыш юлың да. Ә менә күңел төпкелендәгесе - тирән күл кебек. Хөрмәтле кунагыбыз белән әнә шул күңел дәрьяларын актарып утырабыз.

- Азат Гатинович, Сез Чирмешән ягыннан. Мишәрләр үзләрен татарның каймагы дияргә яраталар. Сез дә шулай уйлыйсызмы?

- Мишәр халкы тырыш, үҗәт ул. Без гаиләдә биш бала үстек. Тугыз яшемдә әтисез калдым, ул фронтта алган яралардан вафат булды. Әни - авыру. Тормыш камытын әнә шулай бик иртә кияргә туры килде. Без кичергәннәрне хәзерге буынга сөйләсәң, ышана торган түгел. Иске Үтәмештән Чирмешәнгә кадәр унике чакрым араны җәяүләп укырга йөрдем. Тугызынчыны тәмамлагач, Бөгелмә механизация училищесына юл тоттым. Армиягә киткәнче, туган авылым кырларында иген иктем. Хәрби хезмәттән соң апам белән җизнәм мине Азнакайга чакырды. 1966 елның 15 декабрендә бораулау эшләре идарәсендә слесарь булып эшли башладым. Читтән торып Лениногорск нефть техникумын, Уфа нефть институтын, Саратов партия мәктәбен тәмамладым. Хезмәт баскычыннан әнә шулай үз тырышлыгым белән өскә күтәрелдем.
- 1983 елда Сезне бораулау эшләре идарәсенең партия комитеты секретаре итеп билгелиләр. 1987 елда Азнакай шәһәр статусы алгач, шәһәр башкарма комитеты рәисе, ике елдан КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре булып сайланасыз. 1991-92 елларда - халык депутатларының Азнакай шәһәр Советы президиумы рәисе. Партия мәктәбе Сезгә нәрсә бирде?
- Кеше белән эшләргә, кешене тыңларга өйрәндем. Партия ныклы дициплинага да өйрәтте.
- Сез кабат бораулау эшләре идарәсенә кайтканда үзгәреш җилләре районның тоткасы булган бу ныклы предприятиене дә шактый какшаткан. Авырлыкларны ничек җиңәргә туры килде?
- Ул чакта предприятиене яңа гына җитәкли башлаган Салават Ханнанов дүрт генераль линия билгеләде: хезмәт дициплинасын ныгыту, скважиналар төзелешененең сыйфатын күтәрү, экологияне саклау һәм хезмәткәрләрне социаль яклау. Начальник урынбасары буларак миңа шушы бурычларны хәл итү йөкләнде. Әлбәттә, гөрләп торган предприятиенең "сүнә" баруы бүген дә зур борчу тудыра. 20дән артык бораулау бригадасыннан 11 генә калды. Заманында елына 500 мең метрдан артык тау токымы бораулый, 300дән артык скважина тапшыра идек. Хәзер республиканың барлык бригадалары шул күләмне үти. Нефть тармагы бораулаучылардан башка яши алмый, шуңа күрә предприятиенең киләчәге бар дип исәплим.
- Илнең икътисади тотрыклылыгын ничек саклап калып була дип уйлыйсыз?
- Планлы хуҗалык итү системасына кайтырга кирәк. Илдә шактый гына максатчан программалар тормышка ашырыла башлады - бусы шатландыра, өметләндерә.
- Артта үкенечләр калмадымы?
- Ансыз тормыш булмый торгандыр инде ул. "Эх, шул чакта болай иткән булсам!" - дип уйлап куйгалыйсың. "Татнефть" Көнбатыш Себердә яңа нефть ятмаларын үзләштергән чорда Лангепаста югарырак урын тәкъдим иткәннәр иде. Бәлки нык ялгышканмындыр, әмма мин Азнакайдан аерыла алмадым. Биредә хезмәтем югары бәяләнде - "Халыклар дуслыгы" ордены белән бүләкләндем, Татарстан Республикасының мактаулы нефтьчесе, "Россия Федерациясе Ягулык-энергетика министрлыгының мактаулы хезмәткәре" дигән исемнәргә лаек булдым. Азнакайда мине таныйлар, хөрмәт итәләр. Мин азнакайлыларга рәхмәтле.
- Сез гомерегез буе җитәкче урында. Эштәге бихисап проблемалар өйгә дә өелеп кайткандыр. Шулай да табигатьтән бирелгән күңел җорлыгын, якыннарыгызга булган йөрәк җылысын, игътибар һәм назны җуймагансыз. Тормыш иптәшегез Әдибә апа да: "Аның җылысы миңа, балаларга гына түгел, барча туганнарыма да җитә", - ди.
-Әниебез сабыр холыклы, олы җанлы, ярдәмчел, киң күңелле кеше иде. Безне дә үз үрнәгендә тәрбияләде. Туган авылыбыз Иске Үтәмештә энем Ренат белән чишмәне төзекләндереп, әниебез истәлегенә аңа "Мәликә" дип исем бирдек. Мине һәрчак аңлаучы, тугрылыклы гомер юлдашым Әдибәгә зур рәхмәтлемен. Без бит аның белән кичке мәктәптә укыганда танышкан идек. Менә дүрт дистә елдан артык бер җан булып яшибез. Ир баш булса да, тормышта күп нәрсә хатын-кызның акылыннан тора. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Дөрес, алар минем юлдан түгел, әниләре юлыннан - медицина өлкәсеннән киттеләр, берсе - теш табибы, икенчесе - хирург. Өч куанычыбыз - оныгыбыз бар.
- Җиде дистәне түгәрәкләп килсәгез дә, Сез бүген дә сафта - бораулау эшләре предприятиесенең ветераннар советы рәисе...
- Коллективта 740 ветеран бар. Шуның 12се - сугышта катнашучы, 118е - инвалид. Идарәче компания "Татбурнефть" һәм үзебезнең җитәкчелек тарафыннан ветераннарга игътибар зур. Әле менә күптән түгел матур итеп Әниләр көнен билгеләп үттек. Бер генә бәйрәмнән дә читтә калмыйбыз. Дөньялар никадәр генә катлаулы булмасын, тормыш матур. Иң авыр минутларда мин сугыштан соңгы балачагымны искә төшерәм һәм бүгенге көнгә шөкер кылам.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын Сезгә!

Әңгәдәмәш Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азат Харисов: “Язмышыма рәхмәтлемен”