Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айлык тәмам, әмма эш дәвам итә

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Мәдәният йортында семинар-киңәшмә узды. Башта район предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм производствода куркынычсызлык темасына багышланган фильм күрсәтелде. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин үз докладында әлеге мәсьәләнең әһәмиятлелеген ассызыклап, производствода экология өлкәсендәге новаторлык технологияләренә тукталды, мисаллар китерде. Татарстанда һәм районда производство травматизмының торышы һәм хезмәт шартлары...

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан Мәдәният йортында семинар-киңәшмә узды.

Башта район предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм производствода куркынычсызлык темасына багышланган фильм күрсәтелде.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин үз докладында әлеге мәсьәләнең әһәмиятлелеген ассызыклап, производствода экология өлкәсендәге новаторлык технологияләренә тукталды, мисаллар китерде. Татарстанда һәм районда производство травматизмының торышы һәм хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү турында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хезмәтне саклау буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Вильданов чыгыш ясады.

-Дәүләт тарафыннан хезмәтне саклауга һәм производство куркынычсызлыгын тәэмин итүгә елына биш миллиард сумга якын акча бирелә, әмма травматизм, үлем-китем очраклары елдан-ел арта. Мәсәлән, республикада 2011 елда 115 кеше вафат булды, Азнакай районында 1 кеше производствода травма алды. Исерек килеш травма алу очракларының артуы борчу тудыра. Азнакай районында оешмаларның 83 процентында эш урыннарына аттестация үткәрелде, бу - республикада иң яхшы күрсәткеч, - диде Т.Вильданов.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы урынбасары Әнәс Гәрәев зарарлы һәм куркыныч производствода эшләүчеләргә медицина тикшерүе үткәрүне оештыру хакында сөйләде. Ул районыбызда яман шеш, нерв системасы һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының киң таралуын билгеләп үтте.

Производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри медицина страхованиесе белән ТР буенча РФ социаль страхование фондының 10 нчы Әлмәт филиалы бүлеге начальнигы Тәслимә Габдрахманова таныштырды.

Хезмәтне саклау буенча координацион совет рәисе Наҗәт Нәгыймов айлык барышында алган белем һәм күнекмәләрне кулланып, бу юнәлештә эшне алга таба да дәвам итәргә чакырды һәм айлык төгәлләнү белән эшнең бетмәвен, ә көчәя баруын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев