Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айлык кысаларында Азнакайда 128 ветеран дәвалану узды

Ел саен өлкәннәр көне җирлегебездә олылап, айлык итеп билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә өлкән буын вәкилләренә 8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы Газинур Газизов әйтеп үтте. Айлык кысаларында...

Ел саен өлкәннәр көне җирлегебездә олылап, айлык итеп билгеләп үтелә. Агымдагы елда ул 10 сентябрьдән 10 октябрьгә кадәр дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә өлкән буын вәкилләренә 8 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәдә социаль яклау бүлеге начальнигы Газинур Газизов әйтеп үтте.

Айлык кысаларында Азнакайда бик күп масштаблы чаралар оештырылды. Чыгыштан күренгәнчә, 128 ветеран "Ак чишмә", Чалпы реабилитация үзәкләрендә дәвалану узган. 1673 кеше мунча хезмәтеннән бушлай файдаланган. Өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрикләү матур традициягә әверелде. Ай дәвамында 30га якын юбиляр район җитәкчелегеннән котлау сүзләре кабул иткән. Гәрчә, җирлегебездә өлкәннәргә күрсәтелгән игелек чараларын санап, атап кына бетерерлек түгел. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да өлкәннәрнең һәрчак игътибар һәм ихтирам түрендә булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап үтте. "Хөрмәт күрсәтү айлык белән генә чикләнергә тиеш түгел", - диде ул үзенең чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айлык кысаларында Азнакайда 128 ветеран дәвалану узды