Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыр елларда да ял иттерделәр

Заманында алпавытның җәйге биләмәсе булган Шкаповкада утызынчы елларда районның пионер лагере эшли. Бөек Ватан сугышы чорында биредә ятимнәр йорты оештырыла. Сугыштан соңгы елларда колхозчы гаиләләр генә түгел, колхозлар, район бюджеты да зур кыенлыклар кичергән, әлбәттә. Шулай булса да, 1951 елның җәендә район җитәкчелеге бер төркем пионерга (30дан артык укучы) бер...

Заманында алпавытның җәйге биләмәсе булган Шкаповкада утызынчы елларда районның пионер лагере эшли. Бөек Ватан сугышы чорында биредә ятимнәр йорты оештырыла. Сугыштан соңгы елларда колхозчы гаиләләр генә түгел, колхозлар, район бюджеты да зур кыенлыклар кичергән, әлбәттә. Шулай булса да, 1951 елның җәендә район җитәкчелеге бер төркем пионерга (30дан артык укучы) бер сменалы ял оештыру мөмкинлеге таба.


Кәбир абый Вәлиев, Җиләк апа Айдагулова, Роза апа Асанова, Әгъдәс ага Гыйльманов һәм башка хезмәткәрләр, Яхшыбай авылы янәшәсендә палаткалар урнаштырып, башлангыч мәктәп бүлмәсендә йоклау урыны ясап, күршедә яшәүче апа йортында кухня җиһазландырып, лагерьны эшләтеп җибәрделәр. Тәрбия эшендә, күмәк чаралар оештыруда зыяннары тимәс әле, диптер, бу төркемгә яңа гына 7нче сыйныфны тәмамлаган 4 ВЛКСМ әгъзасын да керттеләр. Беренче көнне үк икебез звено вожатые, беребез отряд советы, беребез дружина советы рәисе итеп сайландык.


Җитәкчеләребез гаять актив, энергияле, балалар һәм үсмерләр психологиясен тирәнтен аңлаучы кешеләр иде, алай да, "әниләр кул астыннан котылдык", дип үзләрен иркен тотарга омтылучы берничә малай булды. Ә гомумән алганда, лагерь бик актив, тәрбияле тормыш белән яшәде.


Ул заманда Яхшыбай урманында зур чиялек, дәүләт заказнигы бар иде. Аны коралланган отряд саклый, шулай да Тархан авылының бик чиста сулы буасына поход ясап, су коендык, хәзерге Җәлил юнәлешеннән уңгарак кереп, чия дә татып карадык. Һәр көн кызыклы үтте. "Төлке аулау" уенында алдан яшереп куелган хат эзләдек... Якташыбыз шагыйрь Әнәс Кариев белән очрашу да гомерлеккә истә калды... Гомумән, үкенерлек булмады, матур һәм кызыклы ял иттек.


Фотосурәттә безнең лагерь коллективы. Ул Татарстанның Атказанган геологы Варис Гариповның гаилә альбомыннан. Беркемне дә исемләмим, кызыксынган һәркем якыннарын таныр.


Ниһат Мозаффаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыр елларда да ял иттерделәр