Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылым – горурлыгым

"Маяк" газетасының соңгы айларда чыккан бер санында Әсәйдә туып-үскән, гомерен районыбызның "Марс" хуҗалагы игенчелеген үстерүгә багышлаган Татарстанның атказанган агрономы Ирек Абдуллин турындагы язма дөнья күргән иде. Анда Әсәй авылының тарихта үз кешеләренең зәвыгы, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып торуы, биредән чыкканнар арасында исемнәре районда гына түгел, республикада, аннан читтәге төбәкләрдә дә...

"Маяк" газетасының соңгы айларда чыккан бер санында Әсәйдә туып-үскән, гомерен районыбызның "Марс" хуҗалагы игенчелеген үстерүгә багышлаган Татарстанның атказанган агрономы Ирек Абдуллин турындагы язма дөнья күргән иде. Анда Әсәй авылының тарихта үз кешеләренең зәвыгы, белемгә омтылучанлыгы белән аерылып торуы, биредән чыкканнар арасында исемнәре районда гына түгел, республикада, аннан читтәге төбәкләрдә дә билгеле шәхесләр булуы әйтелгән иде.

Бу юлларны укыгач, нәсел башы ерак гасырларга барып тоташкан, исеменең әйтелеше үк күңелгә ятыш булган Әсәем, авылдашларым өчен горурлык хисләре кичердем. Бүгенгесен генә карасаң да, халкы саны ягыннан уртача зурлыктагы бер авыл, чыннан да, күпме гыйлем, талант иясе үстереп чыгарган икән бит! Мин белгәннәре генә дә берничә дистә булыр иде. Араларында бүген Казанда яшәүчеләр - генерал Марсель Мусин, күренекле шагыйрә Флюра апа Гыйззәтуллина, югары уку йорты деканы, сыйныфташым Назиф Ахунов, Әлмәттә яшәп иҗат итүче шагыйрь Нур Әхмәдиев, Бөгелмә шәһәре прокуроры Рәфис Әминов, районыбыз башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, үткер телле журналист, шигырьләре белән сөендерүче Нәфис Әхмәтов, эшмәкәр Әсләм Шакировның эшен дәвам итүче уллары Руслан белән Рөстәм, Татарстанның атказанган агрономы Нәсим Закиров һәм башкалар бар. Алар туган нигезләре белән араны өзмиләр, даими кайтып, ярдәмләшеп торалар. Бу бигрәк тә төрле бәйрәмнәрдә, авылны, аның зиратын чистарту, төзекләндерү өмәләрендә ачык чагылыш таба. Соңгысына - авыл җирлеге башлыгы Хәлил Галиев белән мәхәллә имам-хатибы Рәфис хаҗи инициативасы белән оештырыла торганына, авылыбыз ир-егетләре генә түгел, районда, аннан читтә яшәүчеләр дә махсус кайта, катнаша. Хуҗалык җитәкчесе Фидаил Хәернасов техника белән ярдәм итә.

Бәйрәмнәр дә бездә зур күтәренкелек, җыр-биюләр, тәбрикләүләр белән үтә. Мәктәп укучылары, яшьләр концерт күрсәтә. Корбан бәйрәме, Өлкәннәр көне аеруча матур уза. Аларда иганәче Шакировлар бай нигъмәтле зур табын кора. Сугыш һәм хезмәт ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклаша. Мәчеттә Коръән укыла, вәгазьләр сөйләнә. Яшьләрнең дә аңа бик теләп йөрүе күңелне сөендерә.

Уйлап утырам да, безнең Әсәебез кебек данлы да, бердәм дә авыл бүтән бер җирдә дә юктыр сыман тоела...

Флюра ГАРИПОВА, Әсәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев