Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылның киләчәге – гаилә фермаларында

Авыл башлыкларының чираттагы киңәшмәсендә сүз фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары турында барды. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү авыл халкын эшле итү һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Исламов районның гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларының 9 айлык эшчәнлеге белән (махсус слайдлар аша) таныштырды. «Ак Барс банк»...

Авыл башлыкларының чираттагы киңәшмәсендә сүз фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары турында барды.

Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү авыл халкын эшле итү һәм тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда зур әһәмияткә ия. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Исламов районның гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларының 9 айлык эшчәнлеге белән (махсус слайдлар аша) таныштырды. «Ак Барс банк» һәм «Россельхозбанк» вәкилләре мондый төр эшчәнлек алып баручыларга бирелә торган кредитлар турында мәгълүмат бирде. Киңәшмәдә катнашучыларның битараф калмавы, җанлы бәхәс һәм сорауларына караганда, районда гаилә фермаларының артачагына шик юк. Чөнки фермерлык хәрәкәте бөтендөнья кризисына да карамастан, елдан-ел киң үсеш ала. Фермерларга сыйфатлы һәм экологик чиста продукция җитештерергә мөмкинлек биргән яңа технологияләр кертелә.

Хәрби комиссар Рәдиф Камалеев авылда яшәүче сиксәннән артык егетнең медицина күзәтүе узу өчен повесткалар белән санлашмавы, моның хәрби комиссариат эшчәнлегендә авырлыклар тудыруын ассызыклады. Мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина авыл халкын эш белән тәэмин итү, эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә тукталды.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгына кагылышлы башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев