Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылның киләчәге – фермерларда

Чәршәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район авылларында яшәүче, "2012 - 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм" программасында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен юнәлеш бирүче киңәшмә үткәрелде. Анда утызга якын кеше катнашты. Сөйләшүне авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов ачты һәм авылда хуҗалык итүнең кече формасы - КФХларны үстерүгә юнәлдерелгән...

Чәршәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район авылларында яшәүче, "2012 - 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм" программасында катнашырга теләк белдерүчеләр өчен юнәлеш бирүче киңәшмә үткәрелде. Анда утызга якын кеше катнашты.

Сөйләшүне авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов ачты һәм авылда хуҗалык итүнең кече формасы - КФХларны үстерүгә юнәлдерелгән программаның төп юнәлешләрен аңлатты. Программа үз алдына башлангыч фермер хуҗалыкларының җитештерү базасын яңарту һәм киңәйтү өчен шартлар тудыру, КФХларга финанс ресурсларыннан файдалану мөмкинлекләре булдыру, 2011 ел белән чагыштырганда крестьян-фермер хуҗалыклары санын күпкә арттыру максатын куя.

Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев "2012 - 2014 елларда фермерлык эшчәнлегенә алынучыларга ярдәм" программасының эш схемасы белән таныштырды, КФХлар төзү өчен конкурс нигезендә грант алу мәсьәләсенә тукталды.

Программаның мөмкинлекләре турында район фермерлары ассоциациясе рәисе Айрат Габдрахманов, кредит рәсмиләштерүче банк вәкилләре сөйләде.

Киңәшмә эшенә Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов йомгак ясады һәм программаны уңышлы тормышка ашыру максатында район башкарма комитеты подразделениеләре вәкилләре катнашындагы эшче комиссиясе төзеләчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев