Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Авыл укытучысы” бәйгесендә Азнакайдан Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган

Инде хәбәр итүебезчә, "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесендә Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова өченче урынны яулады. Аның иҗади портретын хезмәттәшләре менә ничек сүрәтли. Үзе дә, укучылары да сынатмыйлар Укытучыны тиккә генә кояшка тиңләмиләр. Кояш җирне җылыткан кебек, укытучы да бала күңелен...

Инде хәбәр итүебезчә, "Мәгариф" журналы оештырган "Авыл укытучысы" бәйгесендә Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Шакиртянова өченче урынны яулады. Аның иҗади портретын хезмәттәшләре менә ничек сүрәтли.

Үзе дә, укучылары да сынатмыйлар

Укытучыны тиккә генә кояшка тиңләмиләр. Кояш җирне җылыткан кебек, укытучы да бала күңелен җылыта, аңа белем нурлары сибә, рухи яктан чыныктыра, белем алуга ихтыяҗын һәм үзләштерү мөмкинлекләрен истә тотып, иҗатка һәм уңышка омтылыш уята.

Һәр укучыга үзенчә якын килеп, һәрберсенең яхшы ягын ача, үстерә белүче Лилия Шакиртянова Актүбә 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә 1995 елдан бирле рус теле һәм әдәбияты укыта. Ул бик төгәл, таләпчән һәм тырыш булуы белән хезмәттәшләренең генә түгел, укучыларның һәм ата-аналарның да ихтирамын яулады.

"Рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучы шәхесен формалаштыру һәм үстерүгә иҗади якын килү" дигән методик тема өстендә хезмәт куеп, нәтиҗәле эш үрнәге күрсәтте. Менә инде ничә еллар дәвамында аның укучылары район һәм республика күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Лилия Наил кызы бу яктан үзе аларга үрнәк.

Узган уку елында "Ел укытучысы" бәйгесенең муниципаль этабында катнашып уңыш яуласа, быел республикакүләм "Авыл укытучысы" бәйгесендә 3 нче дәрәҗәдәге диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Лилия Шакиртянова коллегаларын борчыган сорауларга җавап эзләп, тарихи мирасны саклауда авыл укытучысының роле зурлыгын дәлиләп язган язмасы белән күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Аның фикерләре хезмәттәшләре арасында да төрле бәхәсләр уятты һәм авторга зур җиңү китерде.

Лениза Рәхимҗанова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авыл укытучысы” бәйгесендә Азнакайдан Лилия Шакиртянова өченче урынны яулаган