Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе
2006 елдан республиканың Муниципаль берәмлекләре советы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Президенты ярдәме белән муниципаль идарә өлкәсендә бәйгеләр оештырылып килә. Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чираттагы республика бәйгеләренә йомгак ясалды. "Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе" лауреатлары арасында - Азнакай районы Сәпәй авылы җирлеге...
2006 елдан республиканың Муниципаль берәмлекләре советы җирле үзидарә органнары эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатында Татарстан Президенты ярдәме белән муниципаль идарә өлкәсендә бәйгеләр оештырылып килә. Җирле үзидарә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан чираттагы республика бәйгеләренә йомгак ясалды. "Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органы иң яхшы җитәкчесе" лауреатлары арасында - Азнакай районы Сәпәй авылы җирлеге башлыгы Фәния Галиева да бар. "Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива" бәйгесендә "Югалган авыллар җылысы" проекты өчен Азнакай районы Үзәкләштерелгән китапханә системасы да җиңүче дип табылды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев