Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җавап артыннан – ТКХ департаментына

Капремонт-2011 Шәһәребез елдан-ел матурлана. Күп фатирлы йортларны ремонтлыйлар, яңалары төзелә тора. Ул шулкадәр үзгәрә ки, кайчандыр чыгып киткән якташларыбыз да кайтып кергәч шәһәребезне танымыйча торалар. Бу, әлбәттә, подрядчы оешмаларның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Капремонт чорында алар кешеләргә фатирларында уңайлы, җылы булсын, йортлар табигать көйсезлекләренә каршы тора алсын өчен барысын да эшлиләр....

Капремонт-2011

Шәһәребез елдан-ел матурлана. Күп фатирлы йортларны ремонтлыйлар, яңалары төзелә тора. Ул шулкадәр үзгәрә ки, кайчандыр чыгып киткән якташларыбыз да кайтып кергәч шәһәребезне танымыйча торалар. Бу, әлбәттә, подрядчы оешмаларның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Капремонт чорында алар кешеләргә фатирларында уңайлы, җылы булсын, йортлар табигать көйсезлекләренә каршы тора алсын өчен барысын да эшлиләр.

Мондый зур эшләр нинди бюджеттан финанслана, аларны кем башкара? Гомумән, ремонт кайсы йортларга ясалырга тиеш? Әнә шул сорауларга җавап эзләп ТКХ департаментына юл алдык.

-Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга булышлык күрсәтү буенча Россия фонды 4 ел гамәлдә. Шул чорда безнең районда 169 йортка 406 миллион сумлык ремонт ясалды, шул исәптән 128 йортның түбәсенә (аларның 27се реконструкция белән), 41енең - фасадына (19 йортта җылыту белән), 45енең - электр белән тәэмин итү челтәренә һәм 118енең эчке инженерлык челтәренә ремонт ясалган, - дип хәбәр итте департамент директоры Марат Авзалов.

- Безнең йортларда нинди подрядчы оешмалар эшли? Аларны кем һәм ничек сайлап ала?

- Быел ремонт эшләрен 8 подрядчы оешма алып барды. «РСО» ҖЧҖ, «Полимерстрой» һәм «Гарант» ТК бик яхшы эшләделәр. Нигездә, яшәүчеләр һәм идарәче компания тарафыннан шикаятьләр булмаган, яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән оешмалар сайлап алына. Әлбәттә, теге яки бу компаниянең җитештерү мөмкинлекләре дә исәпкә алына. Баштан база, хезмәткәрләр, белгечләр, тиешле техника һәм җиһазларның булу-булмавы турында мәгълүматлар туплыйбыз. Барлык документлар да җентекләп тикшерелә, - ди Марат Марсович.

- Быелгы ремонт эшләре тәмамланамы әле?

- Әйе. Кайбер подрядчылар актларын тапшырдылар инде, кайберләре соңгы штрихны ясый.

- Капремонтка каршы килүчеләр бармы?

- Андыйлар юк. Һәркем үз йортының матур һәм уңайлы булуын тели. Ләкин арада подрядчыларны йортларына кертмәүчеләр дә бар. Бу бигрәк тә фатирларында кыйммәтле ремонт ясатканнарга кагыла. Алар зыян күрүдән куркалар. Яшәүчеләрнең ремонт ясаучылар белән үзара дус булып, килешеп эшләүләрен телисе килә.

- Капремонт таләп иткән йортлар Азнакайда күп әле. Шәһәрнең 2012 елгы федераль капремонт программасына керү перспективасы нинди?

- Бүгенге көндә 2012 елга адреслы программа эшләнә. Ремонт өчен 1995 елда төзелгән йортлар сайлана - программа шартлары шундый. 2012 елга да якынча быелдагыча акча каралган.

- Күп фатирлы йортларны ремонтлаганда нинди эшләр башкарыла?

- Йорт эчендәге электр, җылылык, газ, су белән тәэмин итү челтәрен ремонтлау, фасадны җылыту, түбә ябу һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак.

- Гражданнарның квитанция буенча капремонт өчен түләгән акчалары кая китә?

- Быел барлык чыганаклардан да финанслау күләме 76 516 635сум булды. Шул исәптән фонд чыганаклары - 5 166 375, Татарстан бюджетыннан -18766354 һәм җирле бюджеттан - 18 566 000 сум. Торак милекчеләре акчалары 34017960 сум тәшкил итә. Гражданнардан җыелган сумма финанслауның төп чыганагы булып тора.

- Ремонттан соң да түбәдән ага икән, ул очракта ни эшләргә?

- Капремонтның гарантия срогы - 5 ел. Аңлашылмаучылык килеп чыкса, подрядчылар барысын да үз хисапларына ремонтларга тиеш. Ризасызлык туганда үзегезнең ТСЖга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Андый проблемалар килеп чыкмас дип ышанасы килә, чөнки подрядчылар барысын да намус белән үтәделәр һәм эшкә җаваплы карадылар.

Әңгәмәдәш Гүзәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев