Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аучылар һәм балыкчылар киңәште

Ноябрь ахырында район башлыгы Рәфис Галиев аучылар һәм балыкчыларның район җәмгыяте активы җыелышында катнашты. Әлеге иҗтимагый оешма ветераннары билгеләп үткәнчә, оешманың 50 ел яшәү дәверендә район җитәкчелеге катнашында менә шундый очрашу беренче тапкыр үтә. Очрашуда катнашучылар җәмгыятьнең бүгенге халәте, аның райондагы хезмәтләр белән үзара элемтәсе, хәл итәсе проблемалар, борчыган мәсьәләләр...

Ноябрь ахырында район башлыгы Рәфис Галиев аучылар һәм балыкчыларның район җәмгыяте активы җыелышында катнашты.

Әлеге иҗтимагый оешма ветераннары билгеләп үткәнчә, оешманың 50 ел яшәү дәверендә район җитәкчелеге катнашында менә шундый очрашу беренче тапкыр үтә. Очрашуда катнашучылар җәмгыятьнең бүгенге халәте, аның райондагы хезмәтләр белән үзара элемтәсе, хәл итәсе проблемалар, борчыган мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.

Район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте рәисе А.Ә.Исхаков җәмгыятьнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Асыл Әсгать улы Россиядә аучылар җәмгыятенең 1845 елда ук оешуын, республикада мондый оешманың 1945 елның 21 декабрендә, ә инде Азнакай районында 1960нчы елларда барлыкка килүен әйтте. Әгәр 1980нче елларда җәмгыять 600 кешене берләштерсә, бүгенге көндә һәвәскәр аучы һәм балыкчыларның 216га гына калуын ассызыклады. Ул сафларны тагын да ныгыту юлларын эзләргә чакырды, чөнки оешма таркалса, биләмәләр аерым кулларга яки башка район җәмгыятьләренә бирелеп, үзебезнең җирле аучылар, балыкчылар мәнфәгатьләрендә бу тискәре чагылыш табачак.

Очрашуда катнашкан белгечләр һәм җитәкчеләр районның хайваннар дөньясында үрчем динамикасын саклау, ау этләрен арттыру һ.б проблемаларны күтәрделәр. Җанварлар арасында йогышлы авырулар һәм аларга каршы көрәш, котыру авыруы, аучылык биләмәләре торышы, браконьерлар белән көрәш, ау мылтыклары һәм карда йөрү техникасын теркәү һ.б мәсьәләләр буенча эшлекле сөйләшү барды.

Җыелышны йомгаклап, район башлыгы районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, мондый очрашуларның нәтиҗәле булуын әйтеп, аларны даими үткәрергә тәкъдим итте, җәмгыятьне яңарту һәм хуҗалык исәбенә күчүгә аеруча басым ясады.

Әлеге очрашудан фоторепортаж белән www.aznakaevo.tatarstan.ru сайтыннан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев