Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ата малы – ызгыш чыганыгы

Газетабызның 11 июль санында "Ата малы - ызгыш чыганыгы" дигән мәкалә басылган иде. Якыннарына авырлык салмыйк дип, геройның исемен үзгәртеп бирдек. Берничә айдан соң редакциябезгә: "Мин ул кешенең улы, мәкаләдә язылганнарның яртысы да дөрес түгел", - дип берәү килгәч, бераз гаҗәпләндек тә. Мондый хәлләр тормышыбызда еш очрап тора, шуңа күрә...

Газетабызның 11 июль санында "Ата малы - ызгыш чыганыгы" дигән мәкалә басылган иде. Якыннарына авырлык салмыйк дип, геройның исемен үзгәртеп бирдек. Берничә айдан соң редакциябезгә: "Мин ул кешенең улы, мәкаләдә язылганнарның яртысы да дөрес түгел", - дип берәү килгәч, бераз гаҗәпләндек тә. Мондый хәлләр тормышыбызда еш очрап тора, шуңа күрә кемдер бу язмада үзен таныган икән, бигайбә. Дөреслек даулап килгән ул кешенең дә хатын сезгә тәкъдим итәргә булдык.


"Без әтинең өен саттыручы түгел. Мин, ягъни улы, бу турыда баҗаның әнисен җирләргә баргач зиратта гына ишеттем. Авылдагы өен 400 мең сумга сатып, икенче никахтагы хатыны белән әти акчасын Бөгелмәгә банкка илтеп сала. Кинәт кенә инфаркт булып, хатыны үлеп китә. Аның малайлары: "Бабай, фатирны ышаныч язуы белән сиңа калдырабыз, йорт саткан акчаңны безгә бир", - диләр. Әти ризалашмый, аны урамга куып чыгаралар. Әти авылдагы чуашларда бер атна яши. Мин бу вакытта сырхауханәдә ята идем. Чыккач, әтине үзебезгә алып кайттык. Ел ярым бездә яшәде, матурланды, тазарды. Урам буенча: "Килен пилмән дә пешереп ашата белмәде", - дип сөйләп йөрде. Ит яхшылык, көт явызлык - менә шушыдыр инде ул. Әтине пропискага керткәч, йорт саткан акчаның яртысын хатыным исеменә, 9 ай торганнан соң калганын минем исемгә банкка салдык. "Улым, уйладым-уйладым да, сезгә ярдәм булсын дип салам", - диде. Февраль азагында, әйберләрен җыеп, кызына китте. Бер айдан соң, мин Казанда сырхауханәдә ятканда, акча сорап хатыным янына килгән. "Әти, кенәгәләр улыңда, үзе кайткач килерсең", - дигән. Ул килгәч: "Миңа, "үгәй малаеңа" да, өлеш чыгарга тиештер. Бирмим акчаңны", - дидем. Шуннан соң әти белән сеңлем хатынның эшенә барып, халык алдында аңа теләсә-нәрсә кычкырып киткәннәр. 7 июльдә банкка әтине алып барып, акчасын кире бирдек, ә 11 июльдә бу мәкалә басылып чыкты. Әти, син миңа юньле тәрбия дә бирә белмәдең бит, "үгәй малай" булдым синең өчен. Әле шул көенчә дә сине гафу итеп, пропискага кертеп, үзем дә, хатыным да авыру булсак та, ярдәмләшеп бер гаилә булып бергә яшәргә риза идек. Картаймыш көнеңдә намаз карты булып, акчаңны балаларың белән киңәшләшеп, тигезләп бүлеп, тыныч кына ятасы урында ни өчен болай эшләдең? Бөтен Азнакайга безне рисвай итеп, ялган сөйләп йөрергә ничек курыкмыйсың?
Әрнеп, улың!"

Бу бәхәсне бихисап дәвам итәргә була. Әмма без, ата белән ул бер-берсен кичерергә үзләрендә көч табып, ызгышларга-рәнҗешләргә шуның белән нокта куелыр дип ышанабыз. Кичерә белү - ул зур савап бит.

Резеда СӘРВӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ата малы – ызгыш чыганыгы