Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Ата-аналар – төп ярдәмчеләребез
Менә 55 ел безнең "Аист" балалар бакчасы коллективы ата-аналар белән кулга-кул тотынып эшли. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә социаль тәҗрибә бирә, әмма бары берлектә генә алар тиешле нәтиҗәгә ирешә ала. Ата-аналар бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр. Алар төркемдәге тормыш белән чын-чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Бигрәк тә...
Менә 55 ел безнең "Аист" балалар бакчасы коллективы ата-аналар белән кулга-кул тотынып эшли.
Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә социаль тәҗрибә бирә, әмма бары берлектә генә алар тиешле нәтиҗәгә ирешә ала.
Ата-аналар бакчабызга балаларын бик теләп йөртәләр. Алар төркемдәге тормыш белән чын-чынлап кызыксыналар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. Бигрәк тә икенче төркемне билгеләп үтәсем килә. Ата-аналар көче белән ул матур итеп ремонтланды, уен почмаклары һәм физкультура җиһазлары белән баетылды. Әхмәтшиннар, Миннегалиевләр, Хәкимовлар, Ишмәтовлар, Хәсәновлар гаиләләре аеруча зур ярдәм күрсәтте.
Ата-аналар белән балалар бакчасы арасындагы мондый мөнәсәбәт - ул җентекле эш нәтиҗәсе, без ирешелгәннәрдә туктап калмыйбыз, алга таба да хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзлибез.
Резеда Кәримова, балалар бакчасы мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев