Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армиягә китә егетләр

1 апрель илебездәге күп кенә яшь кешеләр өчен билгеле көн. Нәкъ менә шушы көнне 2012 елның язгы чакырылышы старт алды. Чакырылыш ничек узар соң? Хәрби хезмәтне кичектерү һәм аннан азат итү тәртибе ничек? ТРның Азнакай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Р. Камалеев белән әңгәмәбез шул хакта. - Рәдиф Әнәсович,...

1 апрель илебездәге күп кенә яшь кешеләр өчен билгеле көн. Нәкъ менә шушы көнне 2012 елның язгы чакырылышы старт алды. Чакырылыш ничек узар соң? Хәрби хезмәтне кичектерү һәм аннан азат итү тәртибе ничек? ТРның Азнакай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Р. Камалеев белән әңгәмәбез шул хакта.

- Рәдиф Әнәсович, язгы чакырылыш нинди вакытта уза?

- Узган еллардагы кебек үк 1 апрельдән 15 июльгә кадәр. Азнакай районында нигездә 10 майдан 15 июльгә кадәр.

- Хәрби хезмәтне кичектерү һәм аннан азат итүдә үзгәрешләр бармы?

Хәрби хезмәткә нигездә сәламәтлекләре буенча хезмәткә яраксыз яки өлешчә яраклылар, фәнни дәрәҗә алучылар, хәрби хезмәткә алынып, аны үтәгәндә вафат булганнарның уллары һәм бертуган энеләре яки абыйлары алынмый.

Ә менә хәрби хезмәтне кичектерүдә үзгәрешләр булды. Хәзер БДИларны уңышлы тапшыручыларны хәрби хезмәткә алу көзгә кадәр кичектерелеп тора. Бу аларга югары уку йортларына кереп карау мөмкинлеге бирә. Шул ук вакытта ПТУ, техникум кебек уку йортларында белем алганда, кичектерелгәннәргә югары уку йортына керергә теләсә, кабат отсрочка бирелми.

Әлеккечә үк сәламәтлекләре торышы буенча хезмәткә яраксызлар вакытлыча (ярты елга кадәр); авыру якыннарын карау кирәксә; балигъ булмаган бертуган сеңлесе, яки энесен тәрбияләүче, опекун булса; әнисеннән башка баласын тәрбияләсә; ике һәм аннан күбрәк яки өч яшькә кадәр инвалид баласы булса.

Шулай ук эчке эшләр бүлегендә, Дәүләт янгын сүндерү хезмәтендә, җинаять-башкарма, наркотиклар, психотроп матдәләр әйләнешенә, РФ таможня органнарына (әгәр дә күрсәтелгән хезмәт төре буенча югары һөнәри белемнәре һәм махсус званиеләре булса) контроль кебек органнарда хезмәт итсә.

- Рәдиф Әнәсович, әгәр дә яшь кеше билгеләнгән көнне чакырылыш комиссиясенә килә алмаса?

- Аның килмәү сәбәбен билгеләүче белешмәсе яки башка документы булырга тиеш. Билгеләнгән көнне комиссиягә килә алмаса (бу көнне ул имтихан бирсә я авырса), халәтне 7-09-19; 7-26-68 телефоннары аша шалтыратып әйтергә мөмкин.

Нигезле сәбәп ул хәрби комиссариатка шул вакытта гына килә алмавы турында белгертә. Бу сәбәп беткәннән соң, чакырылучы өстәмә чакыруны көтмичә килергә тиеш.

- Булачак солдатларга нәрсә әйтер идегез?

- Армиядән курыкмаска кирәк. Хезмәт итәргә җибәргәч, без аларның әти-әниләре белән элемтәдә торабыз. Сөйләшүләрдән күренгәнчә, барысы да ул кадәр үк куркыныч түгел. Әниләр зарланмыйлар.

Хәрби хезмәтен узып кайтучылар хәрби комиссариатка исәпкә басалар. Солдат хезмәтеннән кайтучыларның барысы белән дә хәрби хезмәтләрен ничек узулары белән кызыксынабыз. Алар армия хезмәте, хәрби дуслары турында горурланып сөйлиләр, яхшы фикердә.

Законлы хокукы булганнар хәрби хезмәттән кала яки кичектерелә. Ләкин юк икән, качмаска һәм моның белән җинаять эшләмәскә кирәк. Үзегезнең ир-ат булуыгыз һәм үзеңне ирләрчә тотарга кирәк икәнлеген онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев