Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Арена” клубында Азнакай студентлары төне узды

Студент еллары - гомернең иң матур чорларының берседер ул. Әлеге мизгелләрне, һичшиксез, онытылмаслык һәм кызыклы итеп үткәрергә кирәк. Студентлар уку белән күңел ачуны да аралаштыра белә. Казанда укучы Азнакай студентлары да искәрмә түгел. 8 нче апрель көнне Казан шәһәренең "Арена" төнге клубында студентларны берләштерүче Азнакай яшьләре төне булып узды. Танцполны...

Студент еллары - гомернең иң матур чорларының берседер ул. Әлеге мизгелләрне, һичшиксез, онытылмаслык һәм кызыклы итеп үткәрергә кирәк. Студентлар уку белән күңел ачуны да аралаштыра белә. Казанда укучы Азнакай студентлары да искәрмә түгел.

8 нче апрель көнне Казан шәһәренең "Арена" төнге клубында студентларны берләштерүче Азнакай яшьләре төне булып узды. Танцполны Dj Jedy, алып баручылар Илнар һәм Гүзәлия кыздырдылар.

Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев яшьләрне сәламләп, әлеге чараны чын бәйрәм, яшьлек бәйрәме, дип атады. Үзенең яшьлек елларын хәтерендә яңартып, яшьләргә кызыгуын яшермәде ул.

Казанда белем алучы яшьләрне киләчәктә районга кайтып, бергә-бергә эшләргә чакырды, моның өчен бөтен шартлар да тудырылуын да ассызыклап үтте. Азнакай районында туып-үсеп, бүгенге көндә җөмһүриятебезнең төрле югары уку йортларында белем алучы актив студентларга муниципаль район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллиның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Чараны саксафончы Mauzer Sax, "Квартет" вокаль-инструменталь ансамбле, Илнур Баязитов һ.б. танылган йолдызлар чыгышы бизәде. Килгән кунаклар арасында районыбыздан чыккан танылган шәхесләр дә шактый иде: TATARSTAR дискотекасын оештыручы, җырчы Салават Миңнеханов, Гүзәлем; Чаллы шәһәрендәге "Агыйдел" дуслык җәмгыяте рәисе Маузер Гыйниятуллин; танылган тележурналист, "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында "Халкым минем" тапшыруын алып баручы Ләйсәнә Садретдинова һ.б.

Башкалабызда районыбыз яшьләрен берләштерүче мондый чара соңгысы булмас дип ышанасы килә.

Ильмира КАМАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Арена” клубында Азнакай студентлары төне узды