Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аралар якыная

Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова башлангычы һәм Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән Лениногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты уздырылды. Тамашаны тәбрикләү сүзе белән Ләйлә Кәрамова ачты, үзенең Лениногорск каласына багышлап язган шигырен укыды, очрашуга килгән үзешчән артистлар белән таныштырды. Лениногорскилылар безнең һәвәскәрләрнең һәр...

Актүбә бистәсе инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләйлә Кәрамова башлангычы һәм Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты иҗат коллективы көче белән Лениногорск шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен иганә концерты уздырылды.
Тамашаны тәбрикләү сүзе белән Ләйлә Кәрамова ачты, үзенең Лениногорск каласына багышлап язган шигырен укыды, очрашуга килгән үзешчән артистлар белән таныштырды. Лениногорскилылар безнең һәвәскәрләрнең һәр чыгышын яратып, озакка сузылган кул чабулар белән озатты. Бигрәк тә "Элегия" коллективы биюе, Әлфия Хәйретдинова, яшь башкаручы Лилия Шәмсуллина, "Сударушка" ансамбле солистлары Антонина Лыкова һәм Галина Эприкова, Азнакай инвалидлар җәмгыяте һәвәскәрләре Гүзәл Ильясова белән Валерий Зиннәтуллинның җанга үтеп керердәй җырлары аларның күңеленә аеруча хуш килде.
Концерт номерлары Лениногорск инвалидларына алып килгән бүләкләрне өләшү белән чиратлашып барды. Бер авыру кыз балага Актүбә эшмәкәре исеменнән "Йөгерү юлы" тренажеры, шәһәр инвалидлар җәмгыятенә әдәби китаплар тапшырылды. Мондый изге гамәлләр өчен кунакларга хуҗалар ихлас рәхмәтләрен белдерделәр, декабрь аенда Актүбәгә җавап визиты ясарга ышандырдылар.
Башлыча өлкәннәрдән һәм инвалидлардан торган тамашачы концертны бик яратып, күңел күтәренкелеге белән карады.

Юрий ХВАЛЕЕВ, Актүбә мәдәният йорты директоры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аралар якыная