Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Арабызда яхшы кешеләр

Игелек, ярдәмчеллек, кеше кайгысын аңлый белү кайчакларда авыр кебек тоелса да, тормышта алар иң кирәкле сыйфатлар. Чөнки бу хисләр кешегә яшәү яме, көч бирә… Бәла безнең бистәдә яшәүче Ильиннар гаиләсе ишегенә уйламаганда килеп шакый. Аларның кечкенә кызларына - өч яшьлек Евсениягә, ашыгыч ярдәм кирәк! Диагнозы үтә дә җитди - кан...

Игелек, ярдәмчеллек, кеше кайгысын аңлый белү кайчакларда авыр кебек тоелса да, тормышта алар иң кирәкле сыйфатлар. Чөнки бу хисләр кешегә яшәү яме, көч бирә…

Бәла безнең бистәдә яшәүче Ильиннар гаиләсе ишегенә уйламаганда килеп шакый. Аларның кечкенә кызларына - өч яшьлек Евсениягә, ашыгыч ярдәм кирәк! Диагнозы үтә дә җитди - кан рагы…

Аллага шөкер, Актүбәдә кечкенә кызның әти-әнисе, туганнарының кайгысын уртаклашучы, аларга ярдәмгә килергә әзер торучы яшьләр табылды. Шуларның берсе - безнең Мәдәният йорты җырчысы Фирүз Назиров. Ул үзебезнең коллектив, Казан, Яр Чалы, Әлмәт шәһәрләре артистлары арасыннан кырыктан артык ярдәм итәргә теләктәшлек белдерүче тапты. Алар иганәчелек концерты оештырдылар һәм аннан кергән акчаны, кечкенәләрен дәвалау өчен, Ильиннар гаиләсенә бирергә ният кылдылар. Бистә башлыгы Роза Галева бу изге башлангычны яклап чыкты һәм әлеге игелек акциясендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Иганә концерты алдыннан сабыйга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен фойега урна куелган иде. Килүчеләрдән кем күпме булдыра ала, шуның кадәр акча салды. «Азнакайнефть» идарәсенең ЦКППН коллективы үзләре оештырырган ярдәм фондын алып килде. Өстәвенә, концерт башланганчы ук бөтен билетлар да сатылып беткән, 500 кешелек залда буш урыннар юк иде. Нәтиҗәдә, Евсенияне дәвалау өчен ул көнне 104100 сум акча җыелды. Болардан тыш, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да иганә акцияләре үткәрелде.

Концерт азагында сәхнәгә Евсениянең әбисе Татьяна Николаевна күтәрелде һәм бала сәламәтлеген саклап калу өчен оештырылган игелек акциясендә катнашучыларниң барысына да эчкерсез рәхмәтен белдерде.

Ә без Евсениянең тереләчәге өчен теләктә калыйк, медицинаның җиңүенә ышаныйк!

Нина ХВАЛЕЕВА,

Мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арабызда яхшы кешеләр