Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Апрель – шигърият ае

Апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җиһанга бүләк иткән ай, шигърият ае. Районыбыз мәктәпләрендә әлеге айлык кысаларында күп кенә әдәби чаралар, очрашулар үткәрелә. Укучылар арасында да каләм тибрәтүче яшь шагыйрәләр җитәрлек. Бүген без аларның берничәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек: 1) Нинди иҗади уңышларың бар? 2) Язудан тыш башка...

Апрель - бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны җиһанга бүләк иткән ай, шигърият ае. Районыбыз мәктәпләрендә әлеге айлык кысаларында күп кенә әдәби чаралар, очрашулар үткәрелә. Укучылар арасында да каләм тибрәтүче яшь шагыйрәләр җитәрлек. Бүген без аларның берничәсенә түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттек:

1) Нинди иҗади уңышларың бар?

2) Язудан тыш башка шөгыльләрең бармы?

3) Телебезне саклап калу өчен синеңчә нәрсә эшләргә кирәк?

Гүзәл Кәлимуллина, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы:

1) Икенче ел "Илһамлы каләм" Бөтенроссия конкурсында катнашам. Узган ел "Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлеге" номинациясендә дипломант булдым, быел беренче турны уздым. Шигырьләрем "Маяк" газетасында басылды.

2) Мин биергә яратам, Ф.Кадырмаева җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрим.

3) Минемчә, күбрәк туган телебездә сөйләшергә кирәк. Без, мәсәлән, өйдә гел татарча аралашабыз. Ике телне бутап сөйләшкән кешеләргә хөрмәтем аз, әлеге хакта "Ахирәтләр" дигән шигырем дә бар.

Диләрә Рахманова, Әсәй мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы:

1) Шигырьләрем "Көмеш кыңгырау", "Маяк" газеталарында дөнья күрде. Курчак театры өчен "Мырауҗан-хәйләкәрҗан", "Бергә булсак" пьесалары да яздым.

2) Мин китапханә каршында Гүзәл апа Аитова оештырган "Умырзая" әдәби түгәрәгенә йөрим. Анда иҗат җимешләребез буенча фикер алышабыз. Аннан соң компьютер белән кызыксынам, киләчәктә программист булырга хыялланам.

3) Күбрәк әдәби китаплар укырга кирәк дип саныйм.

Айгөл Хаҗиева, Әлкәй мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы:

1) "Маяк" газетасында шигырьләрем басылды.

2) Җырлыйм.

3) Хәзерге яшьләрнең күпчелеге китап укырга яратмый. Бәлки танылган шагыйрьләр, язучылар мәктәпләргә килсә, аларның иҗаты белән кызыксыну артыр, балалар матур әдәбиятка тартылыр иде. Китап укыган кешенең күңелендә начарлыкка урын аз кала дип исәплим.

Әдилә Ханнанова, Сәпәй мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы:

1) Шигырьләрем "Көмеш кыңгырау" газетасында басылды. Әле күптән түгел Әлмәттә Клара Булатова иҗатына багышланган бәйгедә диплом алып кайттым.

2) Җырларга яратам.

3) Әти-әниләр балалары белән татарча аралашса, һәрбер кеше үзенең татарлыгы белән горурланып, үз телен онытмаса, ул яшәр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев