Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Апаны күргәндәй булдым

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә безгә кунак килеп керде. - Сезгә якыныгыз Гайшәнең истәлеге - ул күмелгән туганнар каберлеге сурәтен алып килдем, - диде ул. Шул минутта апа өйгә кайтып кергәндәй һәм аның үзен күргәндәй булдым. Гайшә Әхмәтова 17 яшендә Әгерҗе авылыннан сугышка китә һәм 1944 елда аның...

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә безгә кунак килеп керде.

- Сезгә якыныгыз Гайшәнең истәлеге - ул күмелгән туганнар каберлеге сурәтен алып килдем, - диде ул.

Шул минутта апа өйгә кайтып кергәндәй һәм аның үзен күргәндәй булдым.

Гайшә Әхмәтова 17 яшендә Әгерҗе авылыннан сугышка китә һәм 1944 елда аның һәлак булуы турында хәбәре генә килә. Ул Белоруссия җирендә барган сугышларда катнашканда һәлак булып, Могилев шәһәрендәге туганнар каберлегенә җирләнгән.

Безгә ул яткан изге урын фотосын алып килеп, туганыбыз истәлеген яңарткан, аның белән янә горурлану хисләре уяткан изге күңелле Фирдәвес Исламовка ("Востокнефть" оешмасында директор урынбасары булып эшли) чиксез рәхмәтлебез.

Рәзинә, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев