Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Андрей Кондратьев сайлау участокларындагы иминлек чаралары турында сөйләде

РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү чорында сайлау участокларында битлекләр, перчатка һәм ручка өләшәчәкләр.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнендә сайлау участокларына килүчеләргә шәхси саклану чаралары өләшәчәкләр. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.

«Без республикадагы барлык участок сайлау комиссияләрен шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү буенча эш алып барабыз. Сайлау процессында катнашучыларның: комиссия әгъзаларының һәм тавыш бирүчеләрнең иминлеген тәэмин итү – төп бурычыбыз. Аларга битлек, перчатка һәм дезинфекцияләү чаралары биреләчәк», – диде комиссия рәисе.

Әмма җитәкче сүзләренчә, иң яхшысы – участокка шәхси саклану чараларын үзең белән алып килү.

«Һәр җирдә термометрия узу мөмкинлеге тудырылачак, перчатка, битлек һәм ручка алып булачак. Без сайлауга килүчеләр белән контактка кермәячәкбез. Паспорт та кулга бирелми, участокка килүчеләр аны ачып кына күрсәтәчәк. Андагы мәгълүматлар махсус журналга теркәләчәк. Сайлаучы өстәлдә яткан бюллетеньне алачак һәм тавыш бирү кабинасына керәчәк,”, – дип искәртте Андрей Кондратьев.

Сайлау участокларында кешеләр агымы икегә бүленәчәк. Килүчеләр бер ишектән кереп, икенчесеннән чыгып китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев