Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ананың әхлаксызлыгы – баланың бәхетсезлеге

Гаилә җылысы, ата-ана мәхәббәте... Шуларны тоеп үскән бала гына бәхетле була ала. Әмма тормыш кырыс, кемнәрнедер бу бәхеттән мәхрүм итә. Гаилә иминлеген, балаларны ялгыш юлга кереп китүдән ничек саклап каласы - мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта. - Мәгариф учреждениеләре - ул белем генә түгел,...

Гаилә җылысы, ата-ана мәхәббәте... Шуларны тоеп үскән бала гына бәхетле була ала. Әмма тормыш кырыс, кемнәрнедер бу бәхеттән мәхрүм итә. Гаилә иминлеген, балаларны ялгыш юлга кереп китүдән ничек саклап каласы - мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова белән бүгенге әңгәмәбез әнә шул хакта.
- Мәгариф учреждениеләре - ул белем генә түгел, тәрбия бирү учагы да. Һәр бала, ата-ана педагоглар күз алдында. Социаль имин булмаган гаиләләр, тәртип бозучы балалар белән эш ничек куелган?
- Күпчелек аянычлы язмышлар артында хәмер тора. Кызганычка каршы, елдан-ел башларын хәмергә салган, үз бурычларын тиешенчә үтәмәүче әти-әниләр саны арта. Бүгенге көндә районда социаль имин булмаган 58 гаилә исәптә тора, аларда 130 бала тәрбияләнә. 130 баланың язмышы кыл өстендә дигән сүз бу. 48 балигъ булмаган спиртлы эчемлекләр кулланган өчен исәпкә куелган, шуларның 33 е - мәктәп укучылары. Мондый ата-аналар һәм укучылар мәктәпнең профилактика советында тикшерелә, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Психологлар шәхси әңгәмәләр уздыра, сыйныф җитәкчеләре өйләренә бара, укуга йөрешләре күзәтү астында, рейдлар үткәрелә. Алкогольле эчемлекләр, наркотик матдәләр куллануга каршы мәгариф учреждениеләрендә унлап профилактик программа эшли. Барлык мәктәпләрдә хокук бозулар профилактикасы буенча советлар һәм отрядлар оештырылган.
- Гадәттә бала, үз иркенә куелса, эшсезлектән кыек юлга кереп китә. Авыр яшүсмерләрнең ял вакытларын оештыруга нинди игътибар бирелә?
- Районда укучыларның 87 проценты төрле түгәрәкләргә йөри. Каникул чорларында да мәктәпләр буш тормый, көндезге ял лагерьлары, төрле түгәрәкләр эшли. Җәен иң беренче чиратта авыр яшүсмерләрне, имин булмаган гаиләләрдәге балаларны эшкә урнаштырырга тырышабыз.
Без бу юнәлештә ярдәм кулы сузучы предприятиеләргә зур рәхмәтлебез. "Нефтемаш" заводы җитәкчелеге инициативасы буенча 5-8 сыйныф укучылары бушлай "Балалар конструкторлык бюросы" түгәрәгендә автомобильләр һәм машина детальләре конструкцияләү серләренә төшенәләр. Азнакай 1 нче мәктәбендә узган елның сентябреннән шәһәр суды ярдәме белән "Яшь хокук белгече мәктәбе" уңышлы эшләп килә. "Азнакайнефть" идарәсе "Ат өстендә йөрү мәктәбе" проектын тормышка ашырды. Актүбә ат-спорт мәктәбендә укучылар атнага ике көн бик теләп шөгыльләнәләр.
Безнең максат - укучыларны йөз процент түгәрәкләргә тарту. Мәдәният-сәнгать, спорт һәм техник иҗат белән шөгыльләнү өчен районда барлык мөмкинлекләр бар, бары теләк кенә кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә!
Әңгәмәдәш Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ананың әхлаксызлыгы – баланың бәхетсезлеге