Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!

Декада бара Хөрмәтле укучыларыбыз! Белгәнебезчә, 1 октябрьдә һәр елны олылап Өлкәннәр көне уздырабыз. Бу уңайдан быел да районда декада игълан ителеп, өлкән яшьтәгеләргә һәр урында күптөрле чаралар оештырыла, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, матди ярдәм ителә. Әйтергә кирәк, агымдагы елда алар аеруча колач алды, редакциягә килгән бәйрәм кайтавазы хатлары да әнә шуны...

Декада бара

Хөрмәтле укучыларыбыз! Белгәнебезчә, 1 октябрьдә һәр елны олылап Өлкәннәр көне уздырабыз. Бу уңайдан быел да районда декада игълан ителеп, өлкән яшьтәгеләргә һәр урында күптөрле чаралар оештырыла, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, матди ярдәм ителә. Әйтергә кирәк, агымдагы елда алар аеруча колач алды, редакциягә килгән бәйрәм кайтавазы хатлары да әнә шуны дәлилли. Язмалар шактый һәм урынның чикле булуы сәбәпле, без аларны кыскартып сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

"Акчарлак"та очраштык

Бәйрәм табыны артына төрле елларда район хакимиятендә, партия челтәрендә, дәүләт органнарында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелды. 50 ветеранның һәркайсы турында бик күп сөйләп булыр иде, чөнки һәркайсы зур хөрмәткә ия шәхес. Үзенең котлау сүзендә район башлыгы Рәфис Галиев аларның зур тәҗрибәгә ия булуы һәм яшь буын белән дә бик теләп уртаклашканнары, ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Суфия Җамалиева, Зимфира Мөхәммәдъярова, Миргасим Кәримовка районның 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров һәм комитетның бүлек җитәкчеләре дә тәбрикләүләргә кушылып, изге теләкләрен ирештерделәр. Мәдәният йорты үзешчәннәре бәйрәмгә ямь өстәп бик матур концерт бүләк итте.

Безгә кадер зурдан

"Нефтемаш" заводының ветераннар оешмасы 56 пенсионерны берләштерә. Завод администрациясе барыбызны да күз уңында тота, бер генә бәйрәмдә дә кадер-хөрмәт күрсәтми калмыйлар. Әле быел менә Болгарга экскурсия оештырдылар, башка предприятие пенсионерларын да алу мөмкинлеге тудырдылар. Ел саен "Маяк" газетасына яздырып, безгә бүләк ясыйлар.

Җитәкчеләребез Өлкәннәр көнен быел да Машина төзүчеләр көненә туры китереп, "Кояшкай" лагеренда бик матур үткәрде. Рәхәтләнеп күңел ачтык, бәйрәм бүләкләргә бай иде.

Канига Хәмидуллина, заводның ветераннар советы рәисе

Игелекләргә бай көн

Тымытык авылы мәдәният йорты бу көнне аеруча гөрләп торды. Мәктәп укучылары чыгышы белән башланып киткән тамашаны авыл үзешчәннәре дәвам итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Темирбулатова, авыл биләмәсе башлыгы Р.Шәйхетдинов, ветераннар советы рәисе Р.Гайфуллин авылның һәр ветераны турында җылы сүзләр әйтеп, бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Бу көнне авыл җирлегендәге һәр оешмада да шундый матур чаралар үтте. Бик кирәкле һәм игелекле гамәл дә кылынды: авылдашыбыз Данис Мусин 100 төп юкә агачы һәм миләш алып кайтты һәм укучылар ярдәме белән аларны утырту оештырылды.

Раушания Идрисова, мәдәният йорты директоры

Ветераннар хөрмәтләнде

Кәкре Елга авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге ветераннар белән Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров очрашты. Тантана авыл мәдәният йортында оештырылган чәй табыны янында узды. Авылдашларын район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән Илдар Фәһим улы тәбрикләде. Аның фикерен авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов, "Марс" җәмгыяте директоры Хәбип Баянов куәтләде. Өлкәннәрнең һәрберсенә бүләк тапшырылды. Авыл үзешчәннәре алар өчен концерт куйды.

Илдар Зиннуров авылның танылган шәхесе Кәбир Вәлиевкә районның 80 еллыгына багышлап чыгарылган медаль тапшырды. Шулай ук ул яңарак кына үзенең 100 яшен тутырган Гарифә әби Хәкимова янында булды һәм аңа истәлек бүләге тапшырды.

"Сельхозтехника" район берләшмәсе бетерелгәннән бирле, анда эшләп ялга чыккан ветераннар үзара аралашуга зар-интизар булып яшиләр иде. Район башлыгы Рәфис Галиев инициативасы белән хезмәт иткән оешмалары таркалган пенсионерлар проблемасын хәл итү мәсьәләсе район Советының киңәйтелгән утырышында тикшерелде. Шуның нигезендә, "Сельхозтехника" берләшмәсе өлкәннәренә бәйрәм оештыруга иганәчеләр Илгизәр Хәйруллин, Илдар Таҗиев, Ринат Мәһдиев алынды. Ул "Очрашу" кафесында узды. Яшьләре җитмештән узган өлкәннәрне тантана белән район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова тәбрик итте, берләшмәдә озак еллар эшләгән Ягъфәр Галимовка "Азнакай районына 80 ел" медале тапшырды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Зиннуров Кәбир Вәлиевкә районның 80 еллыгы медален тапшыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев