Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җан җылыбыз җитми

Бүлмә ишеге ачылып китеп, иң әүвәл таягы, аннан соң җан фәрман сулап аның хуҗасы - олы яшьләрдәге апа килеп керде. -Минем кебек яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең барсына да ирләр тәтемәде шул, - дип башлады, сүзен текә баскычыбыздан зарланып, бераз хәл алганнан соң Наилә апа (исеме үзгәртелде). -Гомерем ялгызлыкта үтте,...

Бүлмә ишеге ачылып китеп, иң әүвәл таягы, аннан соң җан фәрман сулап аның хуҗасы - олы яшьләрдәге апа килеп керде.
-Минем кебек яшьлекләре сугыш чорына туры килгәннәрнең барсына да ирләр тәтемәде шул, - дип башлады, сүзен текә баскычыбыздан зарланып, бераз хәл алганнан соң Наилә апа (исеме үзгәртелде). -Гомерем ялгызлыкта үтте, апаем. Минем кебекләрнең ир дип иркәләнерлек җае булмагач, тормыш сөйрәүләре җиңелдән булмады шул. Үсмер чактан ук бар авырлыкны күтәрдек, хәзер менә тыл ветераны исемен йөртсәк тә, бер игътибар-кайгырту күргән юк...
Наилә апа сөйли дә сөйли. Мин аның бер вакыйгадан кисәк кенә икенчеләренә "сикерүенә" чак җитешеп, җеп очын югалтмаска тырышып утырам.
... Узган ел Наилә апа авырып китеп, район үзәк сырхауханәсенең йогышлы авыруларны дәвалау бүлегенә ята. Мин инде бу урында тагын да игътибарлырак булырга тырышып, апаның зар-моңын тыңларга әзерләнеп утырам. Юк, ялгыштым, әңгәмәдәшем инфекция бүлегендә үзен бик җылы каршылауларын, урын-җирнең дә йомшак, чиста булуын, ризыкны да тәмле әзерләп, кайнар килеш өләшүләрен, табиб, шәфкать туташларының ачык йөзле булуын әйтә.
-Шул ук көнне табиб карап, температура, кан басымымны үлчәп, анализлар буенча диагноз да куйдылар, даруларга да күмделәр, - дип сөйләвен дәвам итте ул. Дөрес, минем бүлектәгеләргә рәхмәт ирештерәсең киләме, дигән сорауга җавабын әйтмәде, даруның бер генә төрлесен бирделәр, дип, ниһаять, "зарын" тиште.
Әнә шулай ун көн дәвалану ала Наилә апа бу бүлектә. Аннан соң дәвалау срогы бетте, дип аны чыгаралар.
-Рәхмәт әйтеп чыгып киттем, - ди тыл ветераны. Әмма хәле менә тагын начарланып киткән икән. "Бүлнискә барып тормам, хәзрәткә өшкертергә генә барырмын инде", - ди.
-Анда карадылар да, шартлары да әйбәт дип сөйлисең бит. Табибка күренү кирәк, - дип киңәш итәм. Апам уйланып калды. Ә үзе һаман: "Без тыл ветераннарына игътибар-кайгырту юк инде ул, санга сугучы да юк..." - дип сукранып ала. "Җеп очымны" тәмам югалтып, әңгәмәдәшемне аңларга, кем тарафыннан кайгырту юклыгын белергә тырышам. Юк, анык кына берни әйтми, ә тел төбендә зарланасы килү шәйләнә.
-Туган-тумачаларың бармы? 88 яшьтә ялгызың яшәгәч, сиңа ярдәмче дә кирәк бит инде, социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать иткәнең юкмы соң? - дип кызыксынам. Ул әле үзен-үзе йөртүен, кемдер тәрбиясенә мохтаҗ түгеллеген әйтә. Туганнары да бар икән. Фатирын да шуларга яздырган. Алар тарафыннан ярдәм-игътибарга тиенмәсә дә, сүз дә әйттерәсе килми, зарланганымны ишетсәләр, гел дә килмәс булырлар, ди.
Без аның белән бик җылы хушлаштык.
-Әле дә кергәнмен "Маяк"ка, күңелем бушап, тынычланып калдым, рәхәт булып китте. Рәхмәт инде мине тыңлап утырганың өчен, вакытыңны алдым, - дип гафу үтенгәндәй итә Наилә апа. Мин аңа ишекләребезнең һәркемгә ачык булуын әйтеп, исәнлек-саулык теләп озатып калам. Һәм артыннан ук кулым телефонга үрелә: баш табибның номерын җыям. Хәлне аңлатып биргәч, ул Наилә апага кичекмәстән шалтыратырга вәгъдә итә. Һәм сүзендә торган да. Шул ук көнне аның янына шәфкать туташын да җибәргән.
Әйе, апага җан җылысы җитми, рәхәтләнеп бер сөйләшер, аралашыр кешесе юклыгы әллә каян сизелеп тора. Югыйсә, аның кебек өлкәннәребезгә без, күршеләре, туганнары, танышларының нибары бер ягымлы карашы, искә төшкән саен хәл-әхвәл белешеп торуы җитә. Бүгенге тормыштан канәгать: пенсия аз дип зарланмыйлар, өс-баш бөтен, тамак тук икән, аларга артыгы кирәк тә түгел. Ә менә күңел дигәнең... Һәркайсыбыз үзебезнең әти-әниләрдән, әби-бабайлардан беләбез: олыгайгач, ул тагын да нечкәрә, самимиләнә. Аздан да кителергә тора, чак кына яхшылыгыңа да рәхмәт әйтеп туймыйлар...
Картлыкның һәркайсыбызга киләсе барын онытмыйк, җәмәгать...
Лиза Нурлыева, "Маяк" газетасының баш мөхәррир урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җан җылыбыз җитми