Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын олаулар дәүләт амбарларына юл алды. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңышын Ютазы элеваторына озату тантанасы узды. Иртән иртүк ашлык төялгән бизәүле КамАЗ машиналары Татарстан мәйданында сафка баскан. Алтын олауларны озатырга килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беррәттән ветераннар да, сабыйларын күтәргән яшьләр дә килгән. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, азнакайлыларны матур гадәткә әверелгән бәйрәм белән...

Узган шимбәдә район хуҗалыкларының беренче уңышын Ютазы элеваторына озату тантанасы узды.

Иртән иртүк ашлык төялгән бизәүле КамАЗ машиналары Татарстан мәйданында сафка баскан. Алтын олауларны озатырга килгән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән беррәттән ветераннар да, сабыйларын күтәргән яшьләр дә килгән.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантананы ачып, азнакайлыларны матур гадәткә әверелгән бәйрәм белән котлады:

- Ел әйләнә авыр хезмәт куеп табылган уңышның нәтиҗәсен күрү - зур сөенеч, бәйрәм ул, - дип башлады ул сүзен. - Быел явым-төшемнәр җитәрлек булды, игеннәрнең уңышы да мулдан. Аны югалтуларсыз җыеп алуда көнозын басуларда 100 дән артык комбайн эшли, ындырларда, үлчәүләрдә олысы-кечесе хезмәт итә. Амбарларга ашлык ташучы машина йөртүчеләребезнең дә эше җаваплы.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов та урак өстендә һәр аяз көннән нәтиҗәле файдаланырга, бу җаваплы чорда бердәм булырга чакырды:

- Безнең алда төп бурыч - август ахырына уракны төгәлләү. Икмәк - ул уртак байлыгыбыз, шуңа күрә дә урып-җыюда авыл хезмәтчәннәренең, ветераннарның, укучыларның - ярдәм итү мөмкинлеге булган һәркемнең өлеш кертүе сорала. Амбарларда ашлык чистартуда, салам һәм печән эксертләүдә, механизаторларга ашарга пешерүдә - берсендә дә эшче куллар артык түгел, - дип ассызыклады ул.

Икмәк фронтында фидәкарь хезмәт куйган олысына-кечесенә рәхмәт сүзен җиткерелде, элеваторга ашлык ташучы шоферларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та барлык өлкән яшьтәге райондашлар исеменнән игеннәрне хәвеф-хәтәрсез, таткарлаусыз җыеп алуда теләкләрен ирештерде.

Азат хәзрәтнең изге догасы, хәер-фатихасыннан соң, аләмнәр җилфердәтеп, алтын бөртекләр төягән 12 "КамАЗ" машинасы ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында Ютазы элеваторына юл тотты. Ашлыкларга түгәрәк күмәч булып һәр өйгә әйләнеп кайтырга, һәр табын түрендә урын алырга язсын!

Энҗе ГАЛӘҮТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев