“Алтын каләм” конкурсы чакыра
ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы, Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты белән берлектә XVII "Алтын каләм" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрә. Ул быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына, "Универсиада-2013" халыкара...
ТР Яшьләр, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Журналистлар берлеге ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары республика агентлыгы, Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты белән берлектә XVII "Алтын каләм" республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале үткәрә.
Ул быел Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына, "Универсиада-2013" халыкара спорт-яшьләр проектына, яшьләр лидерын формалаштыруга, яшьләр күзлегеннән яшьләр сәясәтенә, халыкара яшьләр хезмәттәшлеген ныгытуга багышлана.
Бәйгедә "Балалар журналистикасы" номинациясендә 9-13 яшьлек, "Мәктәп журналистикасы" номинациясендә 14-17 яшьлек балалар катнаша ала.
Эшләр 22 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Азнакай шәһәре, Мәрҗәни ур., 22 а. Белешмәләр өчен тел. 72-2-73.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев