Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Алтын каләм" фестивале Азнакай яшьләрен көтә

Балаларыбызның сәләтен ачу, аны тагын да үстерү максатында республикабызда, шул исәптән районда нәтиҗәле эш алып барыла. "Алтын каләм-Золотое перо" бәйгесе шул максатчан чараларның берсе. Инде унтугызынчы тапкыр оештырылучы бәйгенең быелгы төп темасы - "Яшьләр һәм дәүләт". Димәк ки, иҗади эшләрдә яшьләрнең социаль халәте, дәүләтнең бу нәүбәттән өстенлекле сәясәте, иҗтимагый оешмаларның...

Балаларыбызның сәләтен ачу, аны тагын да үстерү максатында республикабызда, шул исәптән районда нәтиҗәле эш алып барыла.

"Алтын каләм-Золотое перо" бәйгесе шул максатчан чараларның берсе. Инде унтугызынчы тапкыр оештырылучы бәйгенең быелгы төп темасы - "Яшьләр һәм дәүләт".

Димәк ки, иҗади эшләрдә яшьләрнең социаль халәте, дәүләтнең бу нәүбәттән өстенлекле сәясәте, иҗтимагый оешмаларның роле, ирекле һәм волонтерлык хәрәкәте, патриотик һәм гражданлык тәрбия үсеше, сәләтле егет-кызларны яклау һәм башка шундый темалар яктыртылуы зарур.

Бәйгегә массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән язмаларны Яшьләр үзәгенә 14 майга кадәр җибәрергә кирәк.

Анда 10-17 яшьтәге мәктәп укучылары катнаша ала. Республика конкурсында җиңүчеләрнең исеме июнь ахырында билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Алтын каләм" фестивале Азнакай яшьләрен көтә