Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алгарыш җиңел бирелми

Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәләрдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашу, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары төгәлләнде. СУКАЕШ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ Шундый очрашуларның чираттагысы Курай Елга, Банки Сукаеш, Түбән Сукаеш авылларын берләштергән җирлек үзәге - Зур Сукаешта узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы...

Муниципаль район авыл җирлекләре башлыклары һәм әлеге биләмәләрдә хуҗалык итүче агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләренең халык белән очрашу, еллык эшчәнлекләренә хисап тоту, алга бурычлар билгеләү җыеннары төгәлләнде.

СУКАЕШ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Шундый очрашуларның чираттагысы Курай Елга, Банки Сукаеш, Түбән Сукаеш авылларын берләштергән җирлек үзәге - Зур Сукаешта узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты.

Җирлекнең еллык эшенә аның башлыгы Зөлфия Закирова хисап тотты. Аннан күренгәнчә, үзәктә мәктәп, балалар бакчасы, бер райпо кибете, мәдәният йорты, китапханә, саклык кассасы бүлекчәсе, элемтә үзәге, ике авылда фельдшер-акушерлык пункты (ФАП), калганнарында көнкүреш кирәк-яраклары сата торган шәхси павильоннар бар. Өч крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара.

Хисап елында биредә авылларның социаль-көнкүреш халәтен тотрыкландыру буенча шактый гына эш башкарылган. Әйтик, Банки Сукаешта яңа ФАП ачылган, мәктәпнең искергән түбәсе профнастилга, тәрәзәләре - пластик кысалыларга алыштырылган. Зур Сукаеш авылы янындагы каты көнкүреш калдыклары җыю биләмәсен ихаталаганнар. Моны Түбән Сукаешта да башкару өчен кирәкле төзелеш материалларын хәстәрләп куйганнар. Әйтергә кирәк, боларның барысы да муниципаль районнан бүлеп бирелгән финанс хисабына башкарылган.

Әмма җирлектә хәл итәсе проблемалар да җитәрлек әле. Район күләмендәге сәнгать бәйрәмнәрендә гел алдынгылыкны яулап килүче, биюче-җырчылар тәрбияләүче мәдәният йортына һәм Зур Сукаеш ФАПына ремонт ясарга, балалар бакчасының ихатасын яңартырга кирәк.

Фикер алышуда катнашучылар арасында авыл мәчете имамы Марс ага Гатауллинның тәрбияви әһәмияткә ия чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен.

- Ниһаять, өйләребезгә су да керде. Киткән буаны да яңадан буарбыз. Әмма авыл яшәсен, алга китсен өчен агрофирманың гөрләп эшләве генә түгел, үзебездә, бигрәк тә киләчәгебез булган яшь буын - балаларыбыз, оныкларыбызда әхлак-әдәплелек сыйфатларын булдырырга кирәк. Борын-борыннан изге дип саналган урыннарыбыз - мәчет ихатасы, зират биләмәсенә хәмер эчәргә, буш шешәләрен шунда калдырырга җөрьәт итүчеләр дә бар, хаттә. Тәрбияне үзебездән башлыйк - балаларыбыз арасында аңлату эшләре алып барыйк, каберлекләрне бергәләп чистарту буенча өмәләр үткәрик, - диде ул, ачынып.

"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең биредә хуҗалык итүче 2нче җитештерү-хуҗалык комплексы управляющие Радик Мортазин ХПКның еллык эшенә тәфсилле хисап тотты.

Берләштерелгән утырышка Наҗәт Нәгыймов йомгак ясады һәм халыкны Азнакай муниципаль районының соңгы елда башкарган эшләре, район программаларының ничек тормышка ашырылуы белән таныштырды.

ТАТШУГАН АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

Ул көнге очрашуда Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, район Советы депутаты, туган авылына һәрьяклы иганә ярдәме күрсәтүче Ирек Вафин, "Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Илгиз Мөслимов, район башкарма комитетының халыкка хезмәт күрсәтү подразделениеләре вәкилләре булды.

Җыенны Татшуган авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова ачты һәм башкарма комитетның еллык эшчәнлеген анализлады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, авылда мал асрау өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәр гаилә 2-3 мөгезле эре терлек тота. Узган ел белән чагыштырганда, аларның баш саны һәм сөт сату күләме арткан. Бу инде, үз чиратында, халыкның икътисади яктан тотрыклы яшәве турында сөйли. Яшьләрнең авылда калуы да уңай күренеш. Алар, йортлар төзеп, шәхси хуҗалыкларын булдыралар, авыл хуҗалыгы тармагында көч куялар.

Җирлекнең төп терәге - агрофирманың 1нче җитештерү-хуҗалык комплексы. Ул халыкны эшле дә, ашлы да итә. Авылны карап, төзекләндереп торуда да зур ярдәм күрсәтә.

Авылны эчәр су белән тулысынча тәэмин итү проблемасы да чишелеш алдында тора. Ул федераль программага кертелгән. Су торбалары сузу һәм юлларны ремонтлау өчен кирәкле акча күчерелгән. Җимерелер хәлгә килгән буалары да республика программасы нигезендә капиталь ремонтланган.

Гөлсинә Зәкәрия кызы бу эшләрнең Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның һәрьяклы ярдәме белән хәл ителүен аерым билгеләп үтте, халыкның аңа булган эчкерсез рәхмәтен җиткерде.

"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең Татшуган авыл җирлегендә агросәнәгать эшләре алып баручы 1нче ХПК управляющие Раушан Харисов утырышка килүчеләрне комплексның еллык эшчәнлеге белән таныштырды.

Җыелышта район Советы депутаты Ирек Вафин, ветераннар советы рәисе Әхсән Идиятуллин, КФХ җитәкчесе Фәһим Шәйхулов авылны тагын да тотрыклы итү буенча үзләренең фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.

Халык җыенына Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин йомгак ясады, районның социаль-икътисади халәте белән таныштырды һәм ветераннарга бүләкләр тапшырды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алгарыш җиңел бирелми