Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдан хәстәрлек күрелә

Әле кайчан гына җылылык сезоны тәмамланган иде, бүген инде алдагысына әзерлек эшләре бар көчкә алып барыла. Аның нинди дәрәҗәдә оештырылуы, бүгенге көнгә нинди эшләр башкарылуы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров таныштырды. -Күп фатирлы йорт, бюджет биналарын кышка әзерләүгә зур хезмәт башкарыла, мәсәлән, опресовка эшләнә, торбалар алыштырыла. "Инженерлык челтәрләре",...

Әле кайчан гына җылылык сезоны тәмамланган иде, бүген инде алдагысына әзерлек эшләре бар көчкә алып барыла. Аның нинди дәрәҗәдә оештырылуы, бүгенге көнгә нинди эшләр башкарылуы белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров таныштырды.

-Күп фатирлы йорт, бюджет биналарын кышка әзерләүгә зур хезмәт башкарыла, мәсәлән, опресовка эшләнә, торбалар алыштырыла. "Инженерлык челтәрләре", "Вводоканалсервис" филиалы - АПТС җәмгыятьләре барлык эшләрне дә график буенча, үзвакытында башкара, - ди Р. Шәкүров.

Халыкта: "Чанаңны җәй, арбаңны кыш әзерлә" дигән әйтем бар. Кыш айларында шәһәрнең шәхси секторында су тәэминатында өзеклек килеп чыкмасын өчен әлеге вакытта зур көч салына. М.Вәлиев, Совет, Мәрҗәни, Котовский, Насыйри һ.б. урамнарда суүткәргечләрне ремонтлау-тирәнәйтү эшләре оешкан төстә алып барыла. Шулай ук шәһәр юлларын ремонтлауга да зур көчләр җәлеп ителгән: чокырлар ямала, юлларга яңа асфальт түшәлә. Бер сүз белән әйткәндә барлык хезмәтләр дә кышка әзерләнүгә юнәлтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдан хәстәрлек күрелә