Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар мәктәпкә әзер

Мәгълүм булганча август көннәрендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән традицион рәвештә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе уза. Аның төп максаты - мохтаҗ балаларга мәктәпкә барыр алдыннан гуманитар ярдәм күрсәтү. Азнакайлылар бу шәфкатьлелек чарасында елдан-ел актив катнаша....

Мәгълүм булганча август көннәрендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән традицион рәвештә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе уза.
Аның төп максаты - мохтаҗ балаларга мәктәпкә барыр алдыннан гуманитар ярдәм күрсәтү. Азнакайлылар бу шәфкатьлелек чарасында елдан-ел актив катнаша. Һәркем балачак мизгелләре күңелле итеп истә калсын өчен зур көч сала. Чәршәмбе көнне Мәдәният йортында аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 124 беренче сыйныф укучысы портфельләр һәм мәктәп кирәк-яраклары алды. Мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керәчәк малай һәм кызларны ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм башкалар ихлас тәбрикләде. М. Шәйдуллин:
- Мәктәптә сез дөньяның кызыклы якларын ачарсыз, тәртипле, намуслы кеше булырга һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәнерсез. Балачакның һәр минуты кадерле булсын. Илебезгә файдалы кешеләр булып үсегез! - дигән теләкләр әйтеп, бәләкәчләрне яңа уку елы башлану белән котлады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция беренче сыйныф укучыларын гына түгел: аз керемле, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдән булган мәктәп яшендәге 278 баланы да колачлап алды. Көннең икенче яртысында аларга да мәктәп кирәк-яраклары тантаналы рәвештә тапшырылды.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар мәктәпкә әзер