Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар белән район горурлана

Ватан Геройлары көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов белән очрашу узды. Музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиева кереш сүзендә районыбызның Хезмәт Геройларына тукталды, фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина кичәнең герое Фәхразый ага Кәримовның тормыш юлы белән таныштырып узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова һәм шәһәр...

Ватан Геройлары көне уңаеннан төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов белән очрашу узды.

Музей директоры, культурология кандидаты Гөлсем Хисамиева кереш сүзендә районыбызның Хезмәт Геройларына тукталды, фәнни хезмәткәр Гөлфия Мостафина кичәнең герое Фәхразый ага Кәримовның тормыш юлы белән таныштырып узды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова һәм шәһәр хәрби комиссары Рәдиф Камалеев Геройны тәбрикләп иң изге теләкләрен җиткерделәр. Рәдиф Әнәс улы Фәхразый агага ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодинның Геройлар көне уңаеннан җибәргән котлау хатын тапшырды.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең элеккеге җитәкчесе, шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, «Госсельхознадзорның» элеккеге баш инспекторы Гәйсә Фатыйхов, геройның авылдашы Рәис Мөхитов истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашуга килгән мәктәп укучылары өчен чын батырлык дәресе булды бу. Районыбызның 80 еллыгы уңаеннан мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев