Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алар “Алтын алка” чемпионнары!

…Язның эңгер-меңгер киче. Шәһәрнең Боз сарае гөж килә. Җитәкчеләр, тренерлар, ата-аналар зур дулкынлану хисе белән "Соколы" командасын көтә. Барыбызның да күзе борылышка төбәлгән: менә-менә хоккейчылар кайтып җитәргә тиеш. Автобус күренүгә шәһәр урамнары "Браво!", "Афәрин!" сүзләренә күмелде! Бу вакытта кичергән горурлык хисләрен бер генә сүз белән дә аңлатып бирерлек түгел. Әнә...

…Язның эңгер-меңгер киче. Шәһәрнең Боз сарае гөж килә. Җитәкчеләр, тренерлар, ата-аналар зур дулкынлану хисе белән "Соколы" командасын көтә. Барыбызның да күзе борылышка төбәлгән: менә-менә хоккейчылар кайтып җитәргә тиеш. Автобус күренүгә шәһәр урамнары "Браво!", "Афәрин!" сүзләренә күмелде! Бу вакытта кичергән горурлык хисләрен бер генә сүз белән дә аңлатып бирерлек түгел. Әнә шулай хөрмәтләп, Олимпиада уеннары чемпионнары кебек зурлап каршы алдылар спортчыларны. Гәрчә, аларның олы спортта яуланасы үрләре алда әле.

Яшь хоккейчыларның шатлыкларын уртаклашырга килгән кайбер әниләр хәтта күз яшьләрен дә яшерә алмады.

- Барсы да үсеп, чын ир-егетләр булып кайткан, - ди алар беравыздан.

Әлбәттә спортта бер генә җиңү дә җиңел бирелми, аларның һәрберсенә тренерның, уенчылар, шул исәптән ата-ананың зур тырышлыгы салынган. Команда уенчыларының хоккейчы стажлары да шактый - аларның күбесе Боз сараена 4-5 яшьтә килгән.

- Зур җиңүгә илтүче юл җиңелләрдән булмады, әмма без сынатмадык. Әлеге җиңү безгә киләчәккә ныклы канатлар куйды. Ярышларда Данис Туйкин "Иң яхшы капкачы" дип танылды. Гомумән, команда составына кергән һәр хоккейчы яхшы уен күрсәтте, - ди команда тренеры Радик Галиев.

Бүген исә тренер якты уй-хыяллар белән яна: киләчәктә районда яшьләр командасы җыясы килә аның.

Оренбургта узган ярышларда катнашкан җыелма команда составындагы 17 хоккейчының 12се - Азнакайдан. Әлеге саннар җирлегебездә хоккейның ни дәрәҗәдә алга киткәнен, үсеш кичергәнен дә раслый.

- Бүген үзебез өчен зур шатлык һәм горурлык кичерәм. Бу - команданың уртак җиңүе, тынгысыз һәм таләпчән тренерыбызга, әти-әниләребезгә зур рәхмәт, - ди команда капитаны Рузил Ганиев.

Командага исә ял итәргә ара юк: 11-20 апрель көннәрендә спортчыларыбыз Казанда узачак Россия финалында Татарстан данын яклаячак. Бернигә карамастан, без якташыбызның тренерлык сәләтенә, уенчыларыбызның тырышлыгына ышанабыз һәм аларга алтын җиңүләр генә телибез!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар “Алтын алка” чемпионнары!