Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә ишек аллары төзекләнә

Соңгы ике елда бистәбездә “Безнең ишегалды” республикасы программасы кысаларында зур төзекләндерү эшләре башкарыла.

Урман, М.Җәлил, Губкин урамнары арасында урнашкан ишегалды да матурланып, көязләнеп калды. Әлеге зур ишек алды бистәдәге иң борынгы ишегалларыннан санала. Аны агач-куаклар басып бетергән иде. Яктылык та юк иде.
Биредә ремонт-төзекләндерү эшләре башланганчы “Актүбә” идарә компаниясе һәм 2 һәм 3 нче ТОС рәисләре халык белән очрашып сөйләштеләр. Биредә яшәүчеләрнең фикерләрен тыңладылар, уртак фикергә килделәр.
Бүген әлеге ишегалдын танырлык та түгел: юллар асфальтланган, кер киптерү урыннары көйләнгән, чүп ташлау урыннары заманча итеп ясалган, урындыклар куелган. “Актүбә” идарә компаниясе ике катлы йортларның түбәләрен алыштырып, фасадларын тышлады. “Татнефть” компаниясе бүләк ясап, ишегалдына футбол һәм баскетбол мәйданчыгы куйды. Өмә ясап, бөтен җыештырылды. Анда бистәдәге территориаль иҗимагый үзидарәләрнең рәисләре дә актив катнашты.
– Республика, район, бистә җитәкчелеге Актүбә чәчәк атсын өчен бик күп эшләр башкара. Бары тик булганны саклап, башкаларның хезмәтен хөрмәт итәргә генә кирәк, – ди 2 нче ТОС рәисе Бриллиант Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев