Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Акциядә катнашыгыз!

1 февральдә "Татнефть"нең ягулык салу станцияләрендә традицион "ХОК!" акциясе башланды. Быел "Татнефть" АЗСлары үзенең клиентларына Сһеvгоlеt Сruze автомобиле, ике кешелек елга круизы, көнкүреш электроника­сы кибетенең 45 бүләк сертификатын һәм 5 литр мотор ягулыгы кебек моменталь приз­лар ота алу мөмкинлеген тәкъдим итә. "ХОК-2013" лотерея билетын 1 февраль­дән 30 апрельгә кадәр вакытта...

1 февральдә "Татнефть"нең ягулык салу станцияләрендә традицион "ХОК!" акциясе башланды. Быел "Татнефть" АЗСлары үзенең клиентларына Сһеvгоlеt Сruze автомобиле, ике кешелек елга круизы, көнкүреш электроника­сы кибетенең 45 бүләк сертификатын һәм 5 литр мотор ягулыгы кебек моменталь приз­лар ота алу мөмкинлеген тәкъдим итә.

"ХОК-2013" лотерея билетын 1 февраль­дән 30 апрельгә кадәр вакытта үзенең автомо­бильләренә акчага яки физик затлар өчен ягу­лык карталары һәм банка карталары буенча "Татнефть" АЗСларында ягулык сатып алучы һәркем алачак. 30 литр яки күбрәк бензинга, дизель ягулыгына яки җиңел автомобильләр өчен сыекландырылган газга, йөк автомо­бильләре, йөк-пассажирлар йөртүче һәм мах-суслаштырылган автотранспорт өчен 100 литр дизель ягулыгына бүләк сертификатларын кулланучы клиентлар да лотерея билетына ия була.

Лотереядә катнашу өчен скрэтч-катламны ышкырга һәм www.akbarsloto.ru яки www.azs.tatneft.ru бушлай теркә­лергә яки 7517 кыска номерга хәрефле-цифрлы 12 билгедән торган смс-хәбәр җибәрергә кирәк, тик монысы түләүле: бер смс-хәбәрнең максималь бәясе 5 сум тора (НДСны да кертеп).

Лотерея билетында саклаучы үтеп кө­рәлмәслек катлаулы ике кыр бар. Моменталь призлар - 5 литр мотор ягулыгы. Моменталь ягулык призын алу "ХОК!" лотереясының баш­ка уеннарында катнашуга киртә түгел. Быелгы сезонның яңалыгы - 15 мең сумлык бүләк сер­тификатларын "тиз уйнату", алар 3 февраль­дән көн аралаш уйнатыла.

Төп һәм суперприз 2013 елның 7 маенда Казанда уйнатылачак. Откан дип танылган һәм шартлар буенча бүләкләрне алуга хокукы бул­ган акциядә катнашучыларның телефон но­мерларына смс-хәбәр җибәреләчәк, анда бүләкнең төре һәм лотерея оештыручының контакт мәгълүматы күрсәтеләчәк. Уен нәти­җәләре буенча мәгълүмат www.akbarsloto.ru һәм www.azs.tatneft.ru сайтларында, шулай ук "Коммерсант" газетасының федераль басма­сында 2013 елның 14 май санында басылачак.

Лотереяны оештыручы - "НАИС" ҖЧҖ. Акциянең партнеры - "Ак Барс" хоккей клубы.

Кисәтү: Хөрмәтле клиентлар! "ХОК-2013" акциясенең шартлары турындагы мәгълүмат­ны "Татнефть" АЗСларының кайнар линиясе буенча 8-800-5555-911 телефоны аша да алырга була. Акция үткәрү барышында теле­фон мошенниклары турында да хәбәр итүегез­не үтенәбез. Исегезгә төшерәбез: призларны алу өчен беркайда да бернинди дә акча күче­рергә кирәк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Акциядә катнашыгыз!