Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Активрак булырга кирәк

Капиталь ремонтның нәтиҗәләре, бу юнәлештә яңа программаны тормышка ашыру буенча киләчәк планнар белән таныштыру өчен 5 нче мәктәптә күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән чираттагы җыелыш узды. Анда шәһәр башкарма комитеты, районның торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ, "Универсал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләре...

Капиталь ремонтның нәтиҗәләре, бу юнәлештә яңа программаны тормышка ашыру буенча киләчәк планнар белән таныштыру өчен 5 нче мәктәптә күп фатирлы торак йортларда яшәүчеләр белән чираттагы җыелыш узды. Анда шәһәр башкарма комитеты, районның торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты, "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" ААҖ, "Универсал" торак милекчеләре ширкәте җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.

"Универсал" ТСЖ җитәкчесе Элеонора Алчина ширкәт карамагындагы йортларда капиталь ремонтның нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның фикеренчә, ширкәткә караган күп фатирлы 69 торак йорт, башкалар белән чагыштырганда ныграк тузган, шуңа күрә дә ремонт эшләре зуррак чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, быел гына да 6 йортта барлыгы 17 млн. 98 мең сумлык капремонт үткәрелгән. Шулай ук "Торак фондына капремонт" маддәсе буенча милекчеләр хисабыннан подъезддагы тәрәзәләр, 5 йортта подъезд алдындагы коймалар алыштырылган, 14 йортта агымдагы ремонт ясалган, 271 мең сумга балалар мәйданчыклары җиһазландырылган. Козыреклар, подвал ишекләре кую, балкон плитәләрен кысалау, су агып төшә торган торбаларны җылыту, түбәләрне кардан һәм боздан чистарту эшләре башкарылган. Үзәк җылылык, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен ремонтлауга барлыгы 3 млн. 249 мең сум тотылган.

Э.Алчина якын арада подвалларда ремонт башланачагын хәбәр итте. Анда тәрәзәләр алыштырылачак, түшәм плитәләре арасындагы ярыклар сыланачак, биналар агартылачак.

Ширкәт җитәкчесе намуссыз фатир хуҗаларына шелтәсен белдерде. Кайберәүләр счетчикны көйләп, күршеләреннән су "урлыйлар". Счетчик буенча төгәл түләп баручы үз кесәсеннән намуссыз күршесе өчен дә түли булып чыга. Бар кеше дә счетчик күрсәткечләрен вакытында бирми. Кулланган су күләмен һәр айның 21-22сеннән дә калмый квитанцияләрдә күрсәтергә кирәк, диде Э.Алчина.

Ул капиталь һәм агымдагы ремонт планнарын төзегәндә халыкны активрак булырга, йортларында нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында теләк-тәкъдимнәрен әйтергә чакырды.

"Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты" МУ директоры Марат Авзалов капремонт нәтиҗәләре белән таныштырды. Бу эшләргә район буенча быел барлыгы 76 млн. сум бирелгән. Шәһәрдә - 18, Актүбәдә 5 йорт ремонтланган, Урманайда бер йортның түбәсе реконструкцияләнгән. М.Авзалов Россиянең бу программаны 2016 елга кадәр дәвам итәргә планлаштыруын хәбәр итте. Бу проект өстендә эш бара. Әгәр дә ул тормышка ашса, 1995 елга кадәр төзелгән һәм капремонт кермәгән барлык йортларны ремонтлау күздә тотыла.

Полиция участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары, ПДН бүлеге начальнигы Линар Сәлимгәрәев Эчке эшләр министрлыгын реформалаштыру белән бәйле үзгәрешләр хакында сөйләде. Полиция хезмәткәрләренең саны кимегән. Л.Сәлимгәрәев җинаятьләрне ачуда халыктан ярдәм итүләрен, сак булуларын, социаль алдауларга бирелмәүләрен, балаларның вакытларын кайда үткәрүләрен күзәтүдә тотуларын, алар белән әңгәмәләр үткәрүләрен сорады. Участковый белән ничек танышырга мөмкин дигән сорауга, ул дежур частька бер шалтырату белән, полиция ярдәмгә киләчәк, диде.

Очрашуда халык күп кенә сорауларга җавап алды.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев