Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Активларга юллар ачык

Яшьләр форумы - 2011 Хәзерге вакытта 2011 елгы республика Яшьләр форумының "Син-эшмәкәр!" секциясендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Секция ТР Инвестиция үсеше агентлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла. Әлеге форумда 16-30 яшьлекләр, ТРның югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр...

Яшьләр форумы - 2011

Хәзерге вакытта 2011 елгы республика Яшьләр форумының "Син-эшмәкәр!" секциясендә катнашуга заявкалар кабул ителә. Секция ТР Инвестиция үсеше агентлыгы тарафыннан ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырыла.

Әлеге форумда 16-30 яшьлекләр, ТРның югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, яшьләр проектлары һәм башлангычларында катнашучылар, тематик мәйданчыклар буенча форум экспертлары һәм кунаклар катнаша ала.

"Син-эшмәкәр!" секциясендә яшь кешеләрне эшмәкәрлек эшчәнлегенә, шәхси кече бизнес оештыруга тарту, Татарстанда эшмәкәрлек үсеше өчен шартларны камилләштерүгә юнәлтелгән студентлар проектлары да катнашырга мөмкин. Проектларны кабул итү 2011 елның 19 октябренә кадәр дәвам итә. Конкурслы сайлап алу нәтиҗәләре ноябрь аенда ясалачак. Иң яхшы проектлар 27-29 ноябрьдә узачак Яшьләр форумы финалында һәм күчмә экспертлы сессиядә катнашуга чакыру алачак.

Республика Яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан алга таба яклау һәм ярдәм алу өчен иң яхшы проектлар һәм программалар сайлап алыначак.

Форум программасы һәм анда катнашу шартлары турында өстәмә мәгълүматларны яшьләрнең ресурс Үзәге сайтында http://rcm-rt.tatarstan.ru алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев