Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актив тормышта яшибез

Күпләр, пенсиягә чыккач кеше бакча эшләренә, телесериалларга чума, оныкларын бакчага, мәктәпкә йөртә башлый, шуның белән тормышы "түгәрәкләнә", дип уйлый һәм... бик нык ялгышалар. Бүген пенсионерлар бик рәхәтләнеп бассейнга да, фитнес-залларга, стадионнарга да йөриләр. Актүбә ветераннары да шундый. Без социаль гарантияләр биргән, безнең хакта кайгырткан "Татнефть" пенсионерлары булуыбызга бик сөенәбез. Ветераннар...

Күпләр, пенсиягә чыккач кеше бакча эшләренә, телесериалларга чума, оныкларын бакчага, мәктәпкә йөртә башлый, шуның белән тормышы "түгәрәкләнә", дип уйлый һәм... бик нык ялгышалар. Бүген пенсионерлар бик рәхәтләнеп бассейнга да, фитнес-залларга, стадионнарга да йөриләр. Актүбә ветераннары да шундый.
Без социаль гарантияләр биргән, безнең хакта кайгырткан "Татнефть" пенсионерлары булуыбызга бик сөенәбез. Ветераннар оешмасы идарәнең профкомы белән тыгыз элемтәдә тора. Оешма 562 кешене берләштерә. Ветераннар советы цехлар тәкъдим иткән иң актив вәкилләрдән төзелде. Алар барсы да җәмәгать эшләре белән бик теләп шөгыльләнә. Ветераннарыбызны барлык вакыйгалардан хәбәрдар тота алар.
Һәр ярты ел саен районыбызда чыгып килүче "Маяк" газетасына яздыру үткәрәбез. Җиңү бәйрәме чорында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар оештырыла, башка шәһәрләргә экскурсияләргә йөрибез, истәлекле урыннарда, музейларда булабыз.. Моннан тыш, ветераннарның өйләренә барып та туган көннәре, истәлекле даталары белән тәбрикләүләр оештырыла.
Пенсионерларның тормышын тагын да кызыклы, күңелле итүдә Михаил Паксялин иң активларның берсе. Ул үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Өлкәннәргә спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыруда башлап йөрде. Аның тынгысызлыгы белән хәзер безнең үз теннис, бильярд залларыбыз бар. Аларда төгәл вакыт билгеләп, теләге булган һәркем шөгыльләнерлек мөмкинлек тудырылган. Шахмат-шашка яратучылар өчен дә аерым бүлмә бар. Биредә вакытлы матбугат белән дә танышырга, әңгәмә корып та утырырга була. Тренажер залының да буш торганы юк.
Һәр җомгада советның тынгысыз активистлары бергәләп чәй эчеп, күңел ачып алырга җыела. Бәйрәмчә киенгән, күтәренке кәефле өлкәннәребез берничә елларга яшәреп китә.
"Көмеш су" сәламәтләндерү үзәге, спорткомплекс, чаңгы базасы да ветераннарыбызның яраткан урыннары. Кыш буе алардан халык өзелмәде, скандинав алымы белән йөрүне дә алар бик үз итте. Кыскасы, безнең ветераннарны бистәнең теләсә кайсы спорт корылмасында очратырга була.
Идарәбезнең быел 60 еллыгын билгеләп үтәбез. Юбилей елында барлык ветераннарыбызга сихәтлек, иминлек, бары тик шатлыклар гына кичереп яшәүләрен, тагын активрак булуларын телим!
Венера Хаҗиәхмәтова, Актүбә ЦППД ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актив тормышта яшибез