Актүбәлеләрнең музыкаль уңышы
Актүбә сәнгать мәктәбе базасында яшь фортепианочыларның V төбәк конкурсы узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан 11 балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре катнашы. Актүбә мәктәбе бу конкурста уңышлы чыгыш ясады. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә 17 ансамбль арасыннан К.Аркадьева һәм А.Гыйләҗева составындагы «Ноктюрн» фортепиано ансамбле I дәрәҗә лауреат (укытучылары - Г.Бабаджанова), «Секунда» ансамбле (башкаручылар -...
Актүбә сәнгать мәктәбе базасында яшь фортепианочыларның V төбәк конкурсы узды.
Анда республиканың көньяк-көнчыгышыннан 11 балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре катнашы.
Актүбә мәктәбе бу конкурста уңышлы чыгыш ясады. Өлкән яшьтәгеләр төркемендә 17 ансамбль арасыннан К.Аркадьева һәм А.Гыйләҗева составындагы «Ноктюрн» фортепиано ансамбле I дәрәҗә лауреат (укытучылары - Г.Бабаджанова), «Секунда» ансамбле (башкаручылар - В.Есипова һәм Э.Хәйруллина, укытучылары - С.Кулага) II дәрәҗә лауреат булды. Урта яшьтәгеләр төркемендә (барлыгы 16 ансамбль) II дәрәҗә дипломант исемен «Созвучие» (Э.Камилова һәм М.Полюшко, укытучылары -Г.Абдуллина), III дәрәҗә дипломант исемен Д.Тависова һәм Г.Кашапова ансамбле (укытучылары - Т.Костина) яулады. «Дуэтино» ансамбле (П.Вдовина һәм А.Замятина, укытучылары - Г.Абдуллина) «Пьесаны уңышлы башкарган өчен» дипломы белән бүләкләнде. Кече яшьтәгеләр төркемендә «Прима» ансамбле (Я.Закарян һәм А.Замятина, укытучылары - Г.Абдуллина) III дәрәҗә лауреат булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев