Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәлеләр күңеле игелек белән тулды

Хәйриячелек елдан-ел киңрәк җәелә бара. Мондый акцияләр безне берләштерә, игелекле гамәлләргә этәрә. Актүбә бистәсендә дә менә дүртенче елын хәйрия марафоны уздырыла. 27 ноябрьдә Гагарин исемендәге мәдәният йортына агылган халыкка карап, күңел сөенде. Бу чараның әһәмияте физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә матди ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә рухи терәк булуда да. Бистәбездә...

Хәйриячелек елдан-ел киңрәк җәелә бара. Мондый акцияләр безне берләштерә, игелекле гамәлләргә этәрә. Актүбә бистәсендә дә менә дүртенче елын хәйрия марафоны уздырыла.
27 ноябрьдә Гагарин исемендәге мәдәният йортына агылган халыкка карап, күңел сөенде. Бу чараның әһәмияте физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә матди ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ә рухи терәк булуда да. Бистәбездә биш йөзгә якын инвалид яши, аларның 34е - балалар.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин акциядә катнашучыларга тирән рәхмәтен җиткерде һәм мондый яхшы гамәлләр алга таба да дәвам итәр дигән ышанычын белдерде. Ул үзе бер генә социаль проблеманы да игътибарсыз калдырмый. Быел хакимият ярдәме белән Актүбәнең "Өмет" ансамбленә 75 мең сумлык сәхнә костюмнары алынды. Марафонда Марсель Шәйдуллин Александр Салун гаиләсенә матди ярдәм күрсәтте. 2012 елда тормыш иптәше кисәк кенә вафат булгач, Александр Анатольевич дүрт сабые белән кала, ике кызында - балалар церебраль параличы.
Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева да үз җирлегендәге һәр кеше өчен өзелеп тора. Бу көнне ул Ләйлә Гәрәевага ярдәм кулы сузды. Бистә Советы депутатлары, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Марат Җәләтов, психоневрология диспансеры баш табибы Руслан Шәрәпов, Мәдәният йорты директоры Нина Хвалеева, Актүбә инвалидлар бүлеге рәисе Ләйлә Кәрамова, "Развитие" Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре дә олы йөрәкле икәнлекләрен исбатладылар.
Мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итү - ул һәркемнең намус эше. "Уңайлы мохит" программасы нигезендә Лесная урамындагы 5 һәм 23 нче йортларда "Торак-коммуналь сервис" җәмгыяте һәм "Актүбә" МУП коллективлары тарафыннан пандуслар урнаштырылды.
Игелекле эшләрдән районыбызның шәхси эшмәкәрләре дә читтә калмыйлар. Ренат Нуретдинов, Сирин Хафизов, Азат Ихсанов, Рифкать Солтанов, Сирина Әхмәтова күпме кешедә өмет чаткысы уяттылар, бәйрәм шатлыгы бүләк иттеләр.
Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, Актүбә полиция бүлеге коллективлары бүләкләр белән барып, урын өстендә ятучы инвалидларны куандырдылар.
Гагарин исемендәге мәдәният йортының иҗат коллективлары картлар һәм инвалидлар йортында, "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә концертлар белән еш чыгыш ясыйлар. Хәйрия марафонын да алар җыр-биюләре белән ямьләделәр.
Марафонга әзерлек барышында "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә укучылар өчен "Яхшылык һәм иҗат" дәресләре, "Яхшылыгың белән бүлеш" акциясе уздырылды.
Мәдәният йорты фойесында оештырылган хәйрия ярминкәсеннән кергән акчалар да сәламәтлеге буенча җитди проблемалары булганнарга ярдәмгә китәчәк.
"Игелекле йөрәк" марафоныннан соң мохтаҗларга яхшылык кылырга теләүчеләр тагын да артыр дигән өметтә калабыз.
Альмира Галимханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәлеләр күңеле игелек белән тулды