Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдәге 3нче урта мәктәптә «Аҗаган – 2017» хәрби-патриотик уены узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Һәр сыйныф, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-бросокка старт алды. Мәктәп директоры Илмир Шәйдуллин, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Ильяс...

Һәр сыйныф, сугышчан җырлар җырлап, хәрби стройда йөрү осталыкларын күрсәткәннән соң, спорт уеннарында көч сынашты.

Гадәттән тыш хәл килеп чыгу игълан ителгәннән соң, укучылар эвакуация планы буенча мәктәп бинасыннан урамга чыгып тезелде. Бинада беркем дә калмавы ачыклангач, укучылар марш-бросокка старт алды. Мәктәп директоры Илмир Шәйдуллин, ОБЖ һәм физкультура укытучысы Ильяс Баһрамов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйлә Камаева җитәкчелегендә колонна булып тезелгән укучылар юлга кузгалды. Алар ике командага бүленеп, төрле каршылыкларны үттеләр. Монда партизаннар кебек үрмәләү дә, Байрак эзләү, аркан тартышу кебек уеннар да булды. Көч сынашканнан соң, "Яшелләр" командасы җиңүче дип табылды. "Кызыллар" командасы да сынатмады. Уен ахырында барлык уенчылар да "Кыр кухнясына" җыелып, учакта пешкән ботка белән сыйландылар.

"Аҗаган" - бүгенге болгавыр заманда һәрчак үзеңне якларга, сакларга, бер-береңә ярдәм итәргә, булышырга өйрәтүче уен. Ул команда рухын тәрбияли.

Г. Җиһаншина, башлангыч сыйныф укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев