Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә яшәүче Миңнурый апа Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Миңнурый апа Зиннуровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аны туган көне белән Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча начальник урынбасары Раушан Йосыпов, "Татбуртранс" ҖЧҖ баш инженеры Фәиз Якупов, профсоюз комитеты рәисе Рушан...

Актүбә эшчеләр бистәсендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Миңнурый апа Зиннуровага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Аны туган көне белән Актүбә бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Мөхәммәтҗанов, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча начальник урынбасары Раушан Йосыпов, "Татбуртранс" ҖЧҖ баш инженеры Фәиз Якупов, профсоюз комитеты рәисе Рушан Шәйхетдинов, җәмгыятьнең Азнакай цехы (элекке СУМР) профкомы рәисе Илдар Шөгаепов, ветераннар советы рәисе Александр Токарев тәбрик итте.

Миңнурый Зиннур кызы тормышның әчесен дә, төчесен дә кичергән шәхес. Аның биографиясендә ил язмышының иң авыр еллары да, күтәрелеш чорлары да ачык чагылыш таба. 1923 елның 10 июнендә Актүбә авылында туган кыз Ватан сугышы башланган елны урта мәктәпне тәмамлый. "Актүбә" колхозында кырчылык бригадиры булып эшләгән җиреннән 1942 елның июнендә Миңнурыйны, район авылларыннан хәрби хезмәткә чакырылган дистәгә якын чордаш кызлары белән, Кызыл Армия сафларына алалар. Аларны хәрәкәттәге армиянең 1864нче зенит-артиллерия полкына приборчы итеп билгелиләр. Әлеге хәрби берләшмә составында рядовой Зиннурова Воронеж шәһәрен, Сталинград юнәлешендәге Кумылга авылын, Грязи, Тернополь шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Биредә комсомол кыз партия сафларына керә. Җиңү көнен ул Польшаның Бреслау шәһәрендә каршылый.

...Берничә айдан демобилизацияләнгәннән соң Ватан солдаты туган авылына әйләнеп кайта. Бөгелмәдәге башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләү курсларын тәмамлаганнан соң, Әсәй җидееллык мәктәбендә рус теле укыта.

1959 елдан алып, лаеклы ялга киткәнче, Миңнурый Зиннурова бораулаучыларны транспорт белән тәэмин итү предприятиесендә эшли. Кассир, табель тутыручы, эксплуатация бүлеге технигы була. Нинди генә вазифа башкарса да, эшен белеп, фронтовикларча җиренә җиткереп башкара. Аның биредә эшләгәндә алган медале, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары шуның шаһиты булып тора.

Миңнурый апа кызы Гөлсем, улы Рөстәмнең кадерле әнисе, оныклары, оныкчыкларының яраткан әбисе.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә яшәүче Миңнурый апа Зиннурова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте