Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә – өй туйлары

17 декабрьнең кояшлы көне 29 актүбәле өчен бәхетле һәм тантаналы көннәрнең берсе булды: тузган торак программасы буенча алар Лесная урамындагы өр-яңа йортка күчтеләр. Тузган торак программасы буенча РФ фонды һәм ТР бюджетыннан 38 млн 466840 сум акча хисабына Актүбә бистәсендә беренче 3 катлы йорт төзелде. Яңа фатир ачкычына 29 актүбәле...

17 декабрьнең кояшлы көне 29 актүбәле өчен бәхетле һәм тантаналы көннәрнең берсе булды: тузган торак программасы буенча алар Лесная урамындагы өр-яңа йортка күчтеләр.

Тузган торак программасы буенча РФ фонды һәм ТР бюджетыннан 38 млн 466840 сум акча хисабына Актүбә бистәсендә беренче 3 катлы йорт төзелде. Яңа фатир ачкычына 29 актүбәле ия булды. Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева хәбәр иткәнчә, бистәдә 42 тузган торак бар. Шундый 4 йортта яшәүчеләр яңа фатирлардан ачкыч алганнар. «Тагын шундый өч катлы 30 фатирлы бер йортны тапшыру планлаштырыла, янә 4 тузган йортның хуҗалары яңа фатирларга киләсе елда күченәчәк», - диде Р. Галеева.

Яңа фатирга күчүчеләр арасында яртышар гасырлык йортларда яшәүчеләр дә бар. Аларның берсе - 26 нчы фатирдан Подопреловлар гаиләсе. 5 кешелек гаилә озак вакытлар дәвамында Ленин урамындагы иске ике бүлмәле фатирда яшәгән.

- Бу йорт 1956 елда вакытлы яшәү торагы буларак төзелгән. Фатирда кухня бик кечкенә, кайнар суны без күрмәдек диярлек. Ванна бүлмәсе һәм туалетны да үзебез төзедек. Алар биредә бөтенләй дә каралмаган иде. Күчүне без бик озак көттек һәм менә ниһаять, бу көн килде. Йорт шундый матур, якты һәм кояшлы, ә иң әһәмиятлесе - уңайлы булыр дип көтмәгән дә идек.

Хуҗабикә Галина Владимировна да соклануын яшерә алмады:

- Барлык тузган торакларда яшәүчеләрнең дә яңа фатир алып, шатлык, куаныч, канәгатьлек хисләре кичерүен телим! - ди ул.

Яңа йортның иң яшь гражданнарының берсе Әдилә Гайфуллинага - 1,5 яшь, ә иң өлкәне - 80 яшьлек юбилеен каршылаучы Мөхәммәд Галләмов. Ул аны яңа фатирында бәйрәм итәчәк.

Нарат урманына карап торучы бу йортта барлык шартлар да тудырылган. Һәрбер фатирда да линолиум җәелгән, обойлар ябыштырылган. Су, электр энергиясенә счетчиклар куелган. Якында гына балалар бакчасы, мәктәп, заманча уен мәйданчыгы. Йорт «Актүбә СМУ» УК ҖЧҖ тарафыннан төзелгән, подрядчысы - «Главнефтегазстройсервис» УК ҖЧҖ, аларның җитәкчеләре яңа фатирларга күчүчеләрне өй туйлары белән котладылар.

Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов яңа фатирга күчүчеләрне котлап, аларга ачкычлар тапшырды. Йорт төзелеше өчен зур өлеш керткән идарәче компания, төзелеш оешмалары хезмәткәрләре район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Оксана ИЛЬЯСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев