Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбәдә инвалид балалар өчен “Простоквашинода Яңа ел тамашасы” дигән кичә узды

Декабрь ае бәйрәмнәргә бай. Аеруча Яңа ел якынлашканда мәдәният, мәгариф учреждениеләре гөрләп тора. Бу чәршәмбедә Актүбә бистәсенең "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә дә инвалид балалар өчен "Простоквашинода Яңа ел тамашасы" дигән кичә узды. Алар әкият геройлары белән бергәләп күңел ачтылар, муниципаль район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләрен алдылар. Сүз уңаеннан: Кичә Актүбәнең...

Декабрь ае бәйрәмнәргә бай. Аеруча Яңа ел якынлашканда мәдәният, мәгариф учреждениеләре гөрләп тора. Бу чәршәмбедә Актүбә бистәсенең "Развитие" Балалар иҗаты үзәгендә дә инвалид балалар өчен "Простоквашинода Яңа ел тамашасы" дигән кичә узды. Алар әкият геройлары белән бергәләп күңел ачтылар, муниципаль район башлыгының Яңа ел күчтәнәчләрен алдылар.

Сүз уңаеннан: Кичә Актүбәнең үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Анда эшчеләр бистәсе биләмәсендәге предприятие, оешма, бюджет учреждениеләре арасында "Иң яхшы Яңа ел чыршысы" һәм "Яңа ел бизәлешен иң яхшы оештырган оешма" номинацияләре буенча уздырылган конкурска йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкне район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашенинников тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбәдә инвалид балалар өчен “Простоквашинода Яңа ел тамашасы” дигән кичә узды