Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә Мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә узды

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында бөек Тукаебызга багышланган күркәм кичә узды. Актүбә 3 нче урта мәктәбе укучылары барыбызны да шигъри дөньяга алып керделәр. Беренче сыйныф укычылары Данис Алчинов "Туган тел"не, Динар Иксанов "Гали белән кәҗә"не укыганда алдыбызда кечкенә Апушлар басып торган кебек булды. Рәмилә Кучина ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлы...

Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге Мәдәният йортында бөек Тукаебызга багышланган күркәм кичә узды.

Актүбә 3 нче урта мәктәбе укучылары барыбызны да шигъри дөньяга алып керделәр. Беренче сыйныф укычылары Данис Алчинов "Туган тел"не, Динар Иксанов "Гали белән кәҗә"не укыганда алдыбызда кечкенә Апушлар басып торган кебек булды.

Рәмилә Кучина ярдәмендә Г.Тукайның тормыш юлы буенча сәяхәт кылдык. Шагыйрь һәм композитор Әдип Гаязов үзе баянда уйнап, «Пар ат» җырын башкарды, Кырлайда алган тэсирләре нәтиҗәсендә язылган "Тукай белән аңлашу" дигән шигырен тәкъдим итте.

5 нче сыйныф укучылары "Эш беткәч уйнарга ярый", 7 нче сыйныфлар "Кызыклы шәкерт" һәм 2 нче сыйныфлар "Бала белән күбәләк" шигырләрен сәхнәләштереп, бик оста итеп уйнадылар, ә укытучылары Лениза Рәхимҗанова "Шушы яктан шушы төбәктән без" дигән җырны башкарды.

Балалар "Кисекбаш" һәм "Эш беткәч уйнарга ярый" мультфильмнарын яратып карады.

Актүбә "Үсеш" балалар иҗат үзәгеннән килгән кунакларыбыз Резидә Хәбибуллина һәм Элла Ярмөхәммәтова башкаруында яңгыраган "Туган тел" җырына барыбыз да кушылып, Тукаебызга чиксез ихтирам белдердек.

Габдулла Тукай мирасын саклау һәрбер татарның изге бурычы һәм шушындый кичәләр киләчәк буынны милләтпәрвәрләр рухында тәрбияләүнең нигезе булып тора.

Әдип Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә Мәдәният йортында Тукайга багышланган кичә узды