Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә камилләшү юлында

Банк хезмәткәре В.Курашовага истәлекле бүләк тапшыра Бу көннәрдә Актүбә бистәсендә саклык банкы бүлекчәсенең яңа өстәмә офисы ачылды. Тантанада мәртәбәле кунаклар: Актүбә бистәсе башлыгы Р. Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Г. Сөләйманова, саклык банкы вәкилләре һәм әлбәттә, офисның беренче клиентлары катнаштылар. - Моңа кадәр сезгә күрсәтелгән хезмәт шартлары...

Банк хезмәткәре В.Курашовага истәлекле бүләк тапшыра

Бу көннәрдә Актүбә бистәсендә саклык банкы бүлекчәсенең яңа өстәмә офисы ачылды.

Тантанада мәртәбәле кунаклар: Актүбә бистәсе башлыгы Р. Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Г. Сөләйманова, саклык банкы вәкилләре һәм әлбәттә, офисның беренче клиентлары катнаштылар.

- Моңа кадәр сезгә күрсәтелгән хезмәт шартлары белән без берничек тә килешә алмадык, - дип мөрәҗәгать итте Бөгелмә саклык банкы бүлекчәсе управляющие урынбасары Н. Савченко. - Күпләр монда элек нинди касса булуын яхшы белә, утырып торырга гына түгел, вакыты белән басып торырга да урын юк иде. Без яңа бинаны актүбәлеләргә лаеклы бүләк дип саныйбыз. Заманча югары технологик офис ачу, яхшы сервис, клиентларга комфорт һәм уңайлыклар тудыруда чираттагы адым булып тора.

Саклык банкының өстәмә офисы мөдире А.Апанаева тантанада катнашучыларны барлык өстенлекләр белән таныштырды.

Г. Сөләйманова һәм Р. Галеева Актүбәдә мондый офис ачылуның зур әһәмияткә ия булуын әйтеп уздылар һәм халык өчен шундый уңай шартлар тудырылуы өчен зур сөенечләрен белдерделәр.

Офисның бистә үзәгендә булуы да актүбәлеләр өчен бик уңай. Яңа бинаның ачылуын банк хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки дистә еллар буена саклык банкы клиентлары булган халык та көтеп алды. 1975 елда ук үз счетын ачкан В. Курашовага офис хезмәткәрләре истәлекле бүләк бирделәр. Алга таба да хезмәттәшлек итәргә чакырдылар. Банкның беренче клиентларына яшьлек һәм киләчәк символы булган яшел алма тапшырдылар.

Гузәл ТИМБАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев