Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә эшчеләр бистәсендә “Изге гамәл” игелек марафоны узды

Актүбә эшчеләр бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында үткән атна ахырында Халыкара инвалидлар көненә багышлап "Изге гамәл" дип исемләнгән игелек марафоны узды. Мондый акцияләрне оештыру теләге булган һәр кешегә физик яктан авыру булганнарга карата игелек кылу, аларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа да инвалидлар фондына акча җыю марафонында актүбәлеләрнең яше...

Актүбә эшчеләр бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында үткән атна ахырында Халыкара инвалидлар көненә багышлап "Изге гамәл" дип исемләнгән игелек марафоны узды.

Мондый акцияләрне оештыру теләге булган һәр кешегә физик яктан авыру булганнарга карата игелек кылу, аларга матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә. Шуңа да инвалидлар фондына акча җыю марафонында актүбәлеләрнең яше дә, өлкәне дә актив катнашты.


Чара башланыр алдыннан фондка теләктәшлек йөзеннән "Развитие" балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр ясаган төрледән-төрле, зәвыклы һәм кызыклы кул эшләрен сату ярминкәсе үткәрелде.


Марафонда катнашкан Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Актүбә вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, Актүбә муниципаль берәмлеге Советы депутатлары, бистә биләмәсендә эшчәнлек итүче предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре яки аларның вәкилләре, биредә яшәүче, инвалидлар хаҗәтенә битараф булмаган һәркем фонд хисабына матди һәм адреслы ярдәмен кертте.


Кыскасы, ул көнне марафонга килгән һәр кеше үзенең назын, күңел җылысын аңа мохтаҗ булган физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бүләк итте...


Наталья ГРИШИНА,

матбугат үзәге җитәкчесе

Фотода: игелек гамәленнән тыл ветераны Наимә Гәрәева да читтә калмады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә эшчеләр бистәсендә “Изге гамәл” игелек марафоны узды