Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә бистәсенең яшьләр лидерлары спорт-уен чарасы оештырды

Узган атна азагында Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында бистә яшьләре лидеры Руслан Галеев оештырган "Без - сәламәт тормыш яклы!" исемле спорт-уен чарасы узды. Анда бистәнең егермедән артык оешма һәм учреждениесендә эшләүче яшьләр лидерлары катнашты. Агымдагы елга билгеләнгән чаралар үтәлеше белән очрашуда катнашучыларны Руслан Галеев таныштырды һәм "Күңелле стартлар" эстафетасын...

Узган атна азагында Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында бистә яшьләре лидеры Руслан Галеев оештырган "Без - сәламәт тормыш яклы!" исемле спорт-уен чарасы узды. Анда бистәнең егермедән артык оешма һәм учреждениесендә эшләүче яшьләр лидерлары катнашты.


Агымдагы елга билгеләнгән чаралар үтәлеше белән очрашуда катнашучыларны Руслан Галеев таныштырды һәм "Күңелле стартлар" эстафетасын башлап җибәрде.


Очрашуның спорт өлешеннән соң, уеннарга нәтиҗә ясалды, Актүбә бистәсе яшьләр комитетының алдагы елга эш планы тикшерелде. Әлеге чара күңелле, дусларча, үзара аңлашу шартларында узды.


Бу урында яшьләрнең кичәне әзерләшүдә, "Күңелле стартлар" эстафетасын уздыруда, аның музыкаль эшләнешен тәэмин итүдә катнашкан һәм ярдәм иткән "Развитие" балалар иҗаты үзәге, "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәтле булуларын искәртеп үтми мөмкин түгел.


Наталья ГРИШИНА, матбугат үзәге җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсенең яшьләр лидерлары спортуен чарасы оештырды